Үтә дә мавыктыргыч чемпионатта республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан 27 балыкчы катнашты. Бу ярыш бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч: кармакны сулыкның төбенә төшереп, балык каптыруны күз уңында тота.
— Бүгенге заманда балык тоту – ул шундый ук спорт төре. Моның өчен даими рәвештә күнекмәләр ясарга, һәрбер чыгышка җитди әзерләнергә кирәк. Агыйдел – минем иң яраткан һәм балык тоту өчен иң шәп елгаларның берсе. Биредә нинди генә балык очрамый. Соңгы тапкыр оештырылган турнирда мин 5 килограммнан артык балык каптырдым, — ди турнир җиңүчесе, Учалыдан Артур Зыяитдинов.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урынны Учалыдан Артур Зыяитдинов яулады. Икенче һәм өченче урыннарда – уфалылар – Алексей Лахов һәм Айдар Гыйззәтуллин. “Big Fish” номинациясендә Магнитогорск шәһәреннән килгән Александр Федоров җиңүче дип танылды.