+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 18:15

Рөстәм Закиров гаиләсенә кайгы килгән

Үлем үкенечсез булмый шул...

Әниләр турында матур җырларның берсен Ринат Рәхмәтуллин да язган иде. Аны, автордан башка, Рөстәм Закиров бик матур башкарды. "Картайма әле, әнкәй", дип җырлавы үзенең тормышына туры килгән икән. 

Моңа кагылышлы хәбәрне социаль челтәрләрдә: «Әни, киттең… Урының оҗмахта булсын. Бик зур рәхмәт сиңа барысы өчен дә», – дип, аның тормыш иптәше, җырчы Люция Мусина җиткерде.

Разыя апа инде өлкән яшьтә булган. Рөстәм Закиров әнисенең абыйсы белән килене тәрбиясендә булуын сөйләгән.

«Әнине 3 ел элек абый белән киленебез Лилия Урта Пошалымнан Мәтәскәгә үзләренә алып китте. Иң зур шатлыгым – ул ялгыз түгел, тиешенчә караулы. Абыйның хатынына зур рәхмәт! Төпчек бала буларак, аны без карарга тиеш булганбыздыр да... Әнигә 92 яшь тула. 84 яшенә хәтле җир җимертеп эшләде, икешәр үгез асрады, бәрәңге дә үстерде. Соңгы елларда биреште», – дигән ул "Ирек мәйданы" гәзитенә.

 

Разыя апаның урыны җәнәттә булсын.

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: