+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 18:17

Уфада энергетика форумы узачак

Агымдагы елның 27-29 сентябрендә Уфада Русия энергетика форумы һәм XXIX Халыкара «Урал энергетикасы» күргәзмәсе узачак.

Уфада энергетика форумы узачак
Уфада энергетика форумы узачак

Форум һәм күргәзмә эшендә Русиянең 20 төбәгеннән компанияләр, шулай ук Белоруссия, Кытай, Әрмәнстан һәм Кыргызстаннан хакимият органнары һәм бизнес-берләшмәләр делегациясе катнашачак.

«Урал энергетикасы» күргәзмәсендә 110дан артык компания катнаша. Ә форумның масштаблы конгресс программасы илнең 19 шәһәреннән һәм субъектларыннан 300дән артык спикер катнашлыгында 40тан артык чараны берләштерәчәк.

Форумны оештыруда 10 тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, Русиянең һәм дустанә илләрнең 12 фәнни учреждениесе ярдәм итә. Программада тармак вузлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм профильле сыйныф укучылары өчен Яшьләр форумы тәкъдим ителә.

Беренче тапкыр Энергетика диктанты узачак. Ул электр энергетикасы теориясенә, генерациянең барлыкка килүенә, үсешенә һәм энергетика тарихындагы кызыклы фактларга кагылышлы 35 сораудан торачак.

Эшлекле программада катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: https://energo.bvkexpo.ru/register

Фото: аkitrf.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: