+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2023, 07:50

Берсе бәрдергән, икенчесе таптатып узган...

Республика юлларында янә берничә коточкыч һәлакәт очрагы теркәлде.Кушнаренко районында М-7 “Волга” автомобиль юлының 1256нчы километрында, Марс авылы янында, Свердловск өлкәсеннән “Ман” йөк машинасының 40 яшьлек водителе 40 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Арытаба “Даф” йөк машинасы юлда яткан җәяүле өстенә барып менә.

Берсе бәрдергән, икенчесе таптатып узган...
Берсе бәрдергән, икенчесе таптатып узган...

Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак була. Тикшерү бара.
Октябрьский шәһәрендә юл читенә төшеп капланган машинада бер кеше һәлак булган. 36 яшьлек хатын-кыз водитель “Ока” машинасына идарәне югалта һәм юл читенә чыгып оча, арытаба каплана.

Нәтиҗәдә, хәвефсезлек каешын каптырмаган 34 яшьлек пассажир хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак була. Шулай ук водитель хатын-кыз да авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла.
Төмән – Ханты-Манси федераль автомобиль юлының 255нче километрында юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстан вахтачысы һәлак булган.
Төмән өлкәсенең ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда “Чери” һәм “Шкода” бәрелешкән. Фаразлануынча, “Чери” автомобиле каршы як полосага чыккан.

“Бәлки “Чери”ның 51 яшьлек шоферы руль артында йоклап киткәндер. Ул 700 чакрымнан артык юл үтә, Нижневартовскидан чыгып, вахтадан Башкортстанга кайтып бара. 33 яшьлек “Шкода“ шоферы – хатын-кыз һәлак булган, аның 12 яшьлек кызы дәваханәгә озатылган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң, кыз беренче булып әтисенә шалтыратып, булган хәл турында хәбәр иткән”, – диләр ведомствода.
“Чери” шоферы да дәваханәгә озатылган. Фаҗиганең сәбәпләрен ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклый.

Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Затон шоссесында 38 яшьлек таксист “Лада Гранта” руле артында идарәне югалткан һәм бетон киртәгә килеп менгән.
Шофер алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 15 сентябрьдә 21 сәгать 30 минутта Уфаның Октябрь проспектындагы 71нче йорт каршында “Киа Сид” машинасының 31 яшьлек шоферы борылыш ясаганда каршы якка хәрәкәт итүче “БМВ” мотоциклы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотокцикл йөртүче авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә 26 яшьлек кызны – “Киа Сид” шоферын да китергән, медицина хезмәткәрләре тикшергәннән соң, ул аннан чыгарылган.

Вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Зыян күргән ир-егетнең шәхесе ачыклана: аның үзе белән нинди дә булса документлары, ә мототранспортта Дәүләт теркәве билгеләре булмаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: