+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2023, 06:53

Водитель — тәҗрибәле, машина төзек булсын!

Көз кышка авышкан хәзерге чорда юлларда аеруча сак йөрү зарур.Благовещен районында 17 яшьлек егет кеше машинасында йөреп кайтырга булган һәм авариягә юлыккан.

Водитель — тәҗрибәле, машина төзек булсын!
Водитель — тәҗрибәле, машина төзек булсын!

Бу хакта полициягә 27 яшьлек автомобиль хуҗасы мөрәҗәгать иткән. Ир-ат сөйләвенчә, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Коммунистик урамындагы 10нчы йорт янындагы тукталыштан аның “ВАЗ-2107” автомобилен урлаганнар. Иртән аңа танышы шалтыратып, машинасының Уфа-Яңавыл юлында бәрелгән хәлдә табылуы турында хәбәр итә. Зыян күрүче юл-транспорт һәлакәте урынына чыгып, полициягә мөрәҗәгать итә.

“Руль артында элек хөкем ителгән 17 яшьлек яшүсмер булганлыгы ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлады. Ул үз гаебен таныды һәм әлеге адымга дусты белән машинада йөреп килү теләге этәрүен әйтте. Бер көн элек алар ишегалдында шушы машинаны күреп ала һәм аны урларга карар итәләр. Шофер ягыннан ишек ачык була һәм яшьләр машинага үтеп керәләр. Әмма тиз генә кабыза алмыйлар, машинаны этеп кабызырга туры килә. Арытаба шофер юл-транспорт һәлакәте ясый – электр баганасына бәрелә”, – дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Урлаучының машина йөртү таныклыгы да булмаган. Аңа карата Русия Административ хокук бозулар турында кодексының 12.7 мәддәсенең 1 өлеше буенча тиешле административ протокол төзелгән. Урлау факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Кушнаренко районында берничә фура бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Сәет авылы тирәсендә М-7 “Волга” трассасында теркәлгән авария турында көндезге сәгать дүртләрдә билгеле булган.
Авариядә бер җиңел һәм өч зур йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән җиңел машина водителе һәм салондагы ике пассажир ашыгыч ярдәм килгәнче үк вафат булган.

Уфа – Белорет – Магнитогорск автомобиль юлының 198нче километрында “ВАЗ-21099” автомобиле
“КамАЗ” йөк машинасына очып килеп бәрелгән. Җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры могҗиза белән исән калганнар.
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “ВАЗ-21099” автомобиленең арткы тәгәрмәче шартлый, нәтиҗәдә, 2003 елгы шофер идарәне югалта һәм, каршы полосага чыгып, йөк төягән фура-ярымприцеп белән бәрелешә.
Авариядә йөк машинасы шоферы зыян күрми, җиңел автомобиль пассажиры машинадан үзе чыга ала, ә менә шоферга коткаручыларның ярдәме кирәк була – аның аяклары кысыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: