+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2023, 15:30

Кымызлы шоколадка ни җитә!

Уфаның аш-су осталары Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында катнашачак.

Кымызлы шоколадка ни җитә!
Кымызлы шоколадка ни җитә!

Форум кысаларында 3 декабрьдә азык-төлек ярминкәсе зонасында аш-су осталары Александр Коваль һәм Максим Лазарев катнашалар.

- Безнең төбәк бай гастрономик культурасы белән билгеле. Форумда Башкортстан аш-су осталары мастер-класслар үткәрәчәк, тәҗрибәләре белән уртаклашачак, ә башкала кунаклары һәм халкы республикабызның иң яхшы шефларыннан ризыклар татып карый алачак, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Максим Лазарев чарада катнашучылар өчен әзерләнәчәк ризыклар рецепты белән уртаклашты. Анда Башкортстанның барлык продуктлары кулланыла - кымызлы шоколад, җиләкле башкорт печеньесе, кызыл эремчек һәм киндераш оны.

Мәскәү кунаклары тәмләгәч, үзебезгә дә чират җитәр әле!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: