+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2023, 23:18

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Бүген, 2 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибендә - экстремистик идеологиягә һәм җәмгыятьне таркатуга юнәлтелгән мәгълүмати һөҗүмнәргә каршы тору мәсьәләләре.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды
Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

- Илебезгәгә тыштан басымның көчәюен күрәбез. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны бозу омтылышлары активлаша бара. Русия җәмгыятенең ил җитәкчелеге линиясен тулысынча хуплавы безнең дошманнарга бик ошамый. Гибрид сугышның бер юнәлеше бүген милләтара килешүне җимерергә омтылу булды. Иң җимергеч формада Русиягә каршы көн тәртибен телеграмм-каналларның бердәм челтәре формалаштыра, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бу шартларда безнең бурыч-мондый шартлаткыч активлыкны туктату, теләсә нинди хәвефкә әзер булу, күпмилләтле республикабызда яшәүчеләрнең провокацияләргә бирелүен алдан кисәтү. Дошман пропагандасы белән көрәшү өчен шулай ук акыллы һәм оста контрпропаганда кирәк.

Киңәшмәдә катнашучылар милләтара һәм конфессияара конфликтларны кисәтү буенча төп бурычларны карады. Уртак эшнең юнәлешләре арасында - яшьләр арасында актив гражданлык позициясен булдыру, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән укыту семинарларын оештыру.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: