+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2023, 07:13

Яңавылда янгын чыккан...

19 ноябрьдә Яңа­вылның Некрасов урамында биш катлы йортның 4нче катында ярдәмче бина янган. Русия Гадәттән тыш хәлләр ми­нистр­лыгының 13 янгын сүндерүчесе һәм 5 берәмлек техника оператив рәвештә килеп, шунда ук йортта яшәүчеләрне коткаруга һәм утны сүндерүгә керештеләр, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Яңавылда янгын чыккан...
Яңавылда янгын чыккан...

Автобаскыч һәм өч тезле баскыч буенча 19 кеше коткарылган, шуларның 10сы балалар. Калган кешеләр үзләре чыккан. 44 минуттан соң янгын сүндерүчеләр ачык ялкынны сүндергән. Уттан мөстәкыйль чыгарга булган хатын-кыз һәм бала агулы төтенгә тончыккан.

“Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм машинасында 34 яшьлек хатын вафат булды, 4 яшьлек кызны дәваханәгә алып барып җиткерделәр, әмма соңрак кабул итү бүлмәсендә аның үлеме теркәлде”, – дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Яңавыл районы хакимияте башлыгы Салават Гыйльмиев “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә биш катлы йортта үлемгә китерүче янгын чыгуның ихтимал булган сәбәбен хәбәр итте.
“Гадәттән тыш хәлләр һәм муниципаль районның янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы уздырылды. Янгынның иң ихтимал сәбәбе итеп тәмәке тартканда саксызлык карала. Бу кешеләрнең үлеменә китергән янгыннарның иң еш сәбәбе булып тора, бигрәк тә елның салкын вакытында”, – ди район башлыгы.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: