Кунаклар өчен Яңа ел шәһәрчегендә төрле чаралар оештырылган: каргизгечләрдә, бананда шуу, атлар җигелгән чаналарда йөрү, шулай ук җәядән ату һәм мастер-класслар.
Шулай ук авылда кайнар эчемлекләр әзерләү һәм ризык пешерүләр белән фуд-корт эшләячәк.
«Торатау» геопаркы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, авыл территориясенә керү ирекле, ә менә тамашада катнашу түләүле. Территориядә күңел ачу өчен өстәмә түләргә туры киләчәк.