+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар , 10:09

Үткен каләмле, кайнар йөрәкле

Уфада күренекле журналист Мадриль Гафуровның “Сабантуйдан кайтып киләм” һәм “Тургай сайраганда” китапларының презентациясе узды.Мадриль Гафуров – танылган журналист, шагыйрь, философия фәннәре кандидаты, Совет офицерлары берлеге әгъзасы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР һәм Русия Журналистлар бер­лекләре премия­ләре, Мәҗит Гафури исемендәге иҗтимагый премия лауреаты. Татарстан Хөкү­мәтенең мәдәнияттәге казанышлары өчен һәм “ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасының мактаулы билгеләренә ия. Күренекле журналист гомере буе үзенең тормыш һәм иҗат девизына тугры калган. Ул – “Ахырга кадәр намусны саклау”.

© автор фотосы
Фото:© автор фотосы

Мадриль Гафуров сүзләренчә, бу – күптән көтелгән чара. Автор үзенең әнисе һәм өлкән абыйсы, шулай ук язучы, журналист Марсель Гафуров турында җылы истәлекләре белән дә уртаклашты.

– Әнием шигырьләр язарга бик ярата иде. Шул шигырьләрне туганнарымның мендәрләре астына сала иде, – дип уртаклашты Мадриль Гафуров.

Бүген Марсель Гафуровның эшен аның кызы Светлана дәвам итә. Ул – профессиональ журналист, Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә.
Шагыйрь чара барышында берничә тапкыр “Кызыл таң” гәзите редакциясенә рәхмәт белдерде. Аның беренче шигырьләре нәкъ безнең гәзиттә басылган. “Сабантуйдан кайтып киләм” дигән 1969 елда язылган поэмасы да “Кызыл таң”да басылып чыккан.

Бүген Мадриль Гафуров “Башкортстандагы соңгы большевик истәлекләре” дип аталган китап өстендә эшли.

Гөлназ Саркеева.

Читайте нас: