Сәламәтлек саклау министрлыгы 2023 елда Башкортстанда иң яшь әнинең яшен атады. Аңа - 14 яшь. Бу бала балага узганда ничә яшьтә булганын күз алдына китерүе дә читен. Әллә аптырыйсы калмадымы инде мондый хәлләргә?!
Ә иң өлкән әнигә 63 яшь булып чыкты.
"Башстат" мәгълүматлары буенча, узган елда төбәктә 35 меңнән артык бала туган. Билгеле булганча, былтыр Башкортстанда яшәүче хатын-кызлар ешрак 25 яшьтән 34 яшькә кадәр әни булган.
Фото: "Моя Уфа"