+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март , 06:30

“Ашыгыч ярдәм” дәваханәгә ашыккан да соң...

Водительнең кызыл утка локомотив юлына чыгуы пациентның үлеменә китерде.Стәрлетамакта ашыгыч ярдәм машинасы белән локомотив катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакә­тендә бер кеше һәлак булган, дүртесе имгәнгән.

Республиканың ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, авария кичке сигезләр тирәсендә тимер юл кичүендә булган. Ашыгыч ярдәм машинасындагы кешеләргә коткаручылар ярдәме таләп ителгән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәм машинасындагы 1956 елгы пациент һәлак булган. Ике фельдшер, шофер һәм пациентны озата баручы кеше имгәнгәннәр. Тимер юл полотносына зыян килмәгән, поездлар тоткарланмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “ашыгыч ярдәм” шоферы тимер юл аша кызыл утка чыгып өлгерергә уйлаган, ул пациентны тизрәк дәваханәгә алып барырга ашыккан. Локомотив кинәт килеп чыккан машина белән бәрелешүдән котылу өчен тормозга баскан, ләкин бу аңа ярдәм итмәгән.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Стәрлетамакта поезд белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән дүрт кешенең хәле турында хәбәр иттеләр. Аларның барысы да әле 1нче дәваханәдә дәвалана.
Авария нәтиҗәсендә имгәнүчеләрнең берсе авыр хәлдә реанимациядә ята, калганнарының хәлен табиблар “уртача авырлыкта” дип бәяли.
“Аларга барлык тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Авариядә зыян күргәннәрнең хәле сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның шәхси контролендә. Юл-транспорт вакыйгасын республика җитәкчесе дә үз контроленә алды”, – диделәр ведомствода.

Уфа урамнарының берсендә юл-транспорт һәлакәте булган, анда җиде яшьлек малай зыян күргән.
Иртәнге сәгать унберләр тирәсендә
19 яшьлек студент идарә иткән “Рено Сандеро” машинасы Г. Мушников урамы буенча Баландин бульвары юнәлешендә барган.
Г. Мушников урамындагы 16нчы йорт янында автомобиль 7 яшьлек баланы бәрдергән, ул көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буенча юлны кисеп чыккан булган.
Башкаланың ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төрле җәрәхәтләр алган бала дәваханәгә озатылган. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү бара.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: