+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель , 10:35

Кыз балаларга ташланган!

Бу шакшыны куып тотып видеога төшергән хатынга әфәрин!Кем булган соң ул?

Кыз балаларга ташланган!
Кыз балаларга ташланган!

Кичә Уфа Телеграм-каналларында билгесез ир-атның укучы кыз һәм бер хатын артыннан йорт подъездына кергән видеоязмалар таралды. Күп тә үтми подъездлардан ачыргаланып кычкырган тавышлар ишетелә. Ә ир йортлардан чыгып кача. Бу хәлләр Интернациональ һәм Плеханов урамнарында теркәлгән.

Беренче очракта ирне биредә яшәүче хатын куркыта, соңыннан ул хатын, ирне куып җитеп, йөзен видеога төшереп ала. Шаһитлар сүзләренчә, ярты сәгатьтән бу ир кылыгын кабатлаган: аның корбаны подъездда кычкырып җибәргән, ә ир тагын чыгып качкан.

Бүген иртән бу шакшыны тотканнар, ул Уфа шәһәрендә яшәүче 52 яшьлек, моңа кадәр дә утырып чыккан "бомж" булган. 

Кызлы әниләр иркен сулап куйгандыр. Озакка булсын.


Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: