+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 16:25

"Якташлар "Питер буйлары"нда югалып калмаячак"

Бүген "Атайсал. Якташлык көче" форумында "Хәрби-диңгез академиясе" хәрби фәнни үзәгенең фәнни хезмәткәре Салават Тимербәков та бар иде. Чыгышы белән ул Стәрлебаш районыннан.

"Якташлар "Питер буйлары"нда югалып калмаячак"
"Якташлар "Питер буйлары"нда югалып калмаячак"
Салават Рәүф улы Санкт-Петербургта яши. Ул анда якташлары белән "Питер буйлары" оешмасын төзегән. Әле аның башкаручы директоры вазыйфасын үти.

- Без бик күп чаралар үткәрәбез. Төрле конкурслар, спорт чаралары, өмәләргә Питерда яшәүче якташларыбызны җәлеп итәргә тырышабыз. Әйтик, соңгы арада хәрби-патриотик тема актуальләште. Шундый бер чарага Уфадан ныкышмалылык үрнәге булган Рөстәм Нәбиевны чакырдык. Питерда укучы студентлар белән республика, башкала җитәкчелеге очрашуларын үткәрәбез.

Кеше Питер кебек зур шәһәргә килгәч, югалып калырга да мөмкин. Шул вакыт без ярдәмгә киләбез. Фатир, медицина, эшкә урнашу мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, бер гаилә мәрхүм булган әниләренең җәсәден республикага алып кайтырга ярдәм итүебезне сорады. Машина сораганнар иде, самолет белән озаттык.

Былтыр Санкт-Петербургта Башкортстан көннәре үткәрүдә ярдәм иттек. Республика җитәкчелеге безнең турыда белә, кайбер мәсьәләләрдә ярдәмебезгә ышана ала, - диде Салават Тимербәков.

Әлеге оешма "Атайсал" форумында беренче тапкыр катнаша. Алар оештыручыларга чакырганнары, кайтырга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: