+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май , 07:50

Корыган агачлар киселде

Халыкның уяулыгы һәм урындагы хезмәтләрнең оператив эш итүе нәтиҗәсендә хәзер алар хәвеф янамый.

Корыган агачлар киселде
Корыган агачлар киселде

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары рес­публика халкыннан төрле темаларга 4835 мөрәҗәгать теркәгән. Алар барысы да контрольгә алынган.

Менә берничә хәл ителгән инцидент. Уфаның Гилев урамында тукталыш павильоны конструкциясе ватылганлыгы турында сигнал урындагы кешедән килгән. Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, башкаланың Дим районы хакимияте бу инцидентны эшкә алган. 22 майда тукталыш ремонтланган.
Уфаның Октябрь районында яшәүче кеше районның коммуналь хезмәтләреннән урамдагы корыган агачны кисеп ташлауны сораган. Социаль челтәрләрдә комментарийны Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. 17 майда Уфаның Октябрь районы коммуналь хезмәткәрләре агачны кискән. Башкаланың Дим районында Левитан урамы, 39 адресы буенча да хәвеф янаган агачны кисеп алып киткәннәр. Инцидентны коммуналь хезмәт белгечләре оператив рәвештә эшләгән.

Зианчура районының Исәнгул авылында Крупская урамы буенча чүп-чарны чыгарганнар. Урындагы кешенең комментариен район хакимияте хезмәткәрләре эшкә алган. Район үзәгендә каты коммуналь калдыкларны көн саен чыгаралар. Әмма май бәйрәмнәрендә халык участокларны тәртипкә китергән, чүп-чар күп җыелган, аларны контейнер мәйданчыгы территориясендә калдырганнар. Исәнгул авыл советы хезмәткәрләре бу проблеманы тиз арада хәл иткән.

Уфада Борисоглебская урамы, 30/2 йорт адресы буенча яшәүче кеше социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, йортта су торбасын ремонтлаганнар. Орджоникидзе районы хакимияте мөрәҗәгатьне тиз арада эшкә алган, 21 майда “ЖУ № 45” идарәче компаниясе хезмәткәрләре озакка сузмый ремонт эшләрен башкарган.
Нефтекамада яшәүче хәбәр иткәннән соң “Мирас” картиналар галереясе янындагы спорт мәйданчыгының коймасы тәртипкә китерелгән. Шул ук шәһәдә Комсомол проспекты, 45 адресы буенча тротуарда асфальт ремонтланган. Юл япмасына чүп түгү машинасы зыян китерүе турында урындагы кеше социаль челтәрләрдә язган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мөрәҗәгатьне эшкә алган. 21 майда подрядчы оешма асфальтны яңарткан.

Тагы да Нефтекамада хәл ителгән инцидентларның берсе. Шушы шәһәрдә яшәүче социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, Юбилей проспекты, 4нче йорт ихатасындагы койма ремонтланган.

Сибайда Көнчыгыш шоссе юлында юл түшәмәсе ремонтланган. Автоһәвәскәрләр социаль челтәрләрдә юлдагы чокырлар турында күптапкырлар язган. Мөрәҗәгатьләрне Башкортстан ЦУР системалары теркәгән. Сибай шәһәре хакимияте контроле астында 21 майда подрядчы Көнчыгыш шоссе юлын ремонтлауны тәмамлаган.

Балакатай районының Соколки авылында халык үтенече буенча буада су дәрәҗәсен күтәргәннәр. Былтыр 29 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның туры элемтәсе вакытында Вениамин Ужегов барлык авыл халкы исеменнән сулыкны корудан коткарырга һәм пляжны төзекләндерергә ярдәм итүне сораган иде.

Балакатай районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Су басу чоры тәмамланганнан соң сулыкның бикләрен реконструкцияләү башланган. Башкарылган эш нәтиҗәсендә, буадагы су дәрәҗәсен плотина өчен хәвефсез булган максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәгә кадәр күтәрү мөмкин булган.

Пляжны һәм буаның җәяүлеләр зонасын төзекләндерү 2024-25 елларга “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында планлаштырылган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: