+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль , 08:05

Байлар күбрәк түләячәк

Русиядә салымнарны арттыру турында биш мөһим сорау.

Байлар күбрәк түләячәк
Байлар күбрәк түләячәк


2025 елның 1 гыйнварыннан илдә прогрессив яки, аны еш кына атауларынча, гадел салым шкаласы кертеләчәк. Гади генә итеп әйткәндә, байлар ярлыларга караганда күбрәк салым түләячәк, ә кергән акча мәктәпләр, дәваханәләр төзүгә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

“Байларга салым” кызу бәхәсләр тудырса да, чынлыкта ул бик азларга гына кагылачак. Мәсәлән, Башкортстанда югары салымны 17 мең кеше генә түләячәк, яки төбәктә эшләүче халыкның 0,7 проценты. Болар ─ аена 200 мең сумнан артык табыш алучылар, нәкъ менә аларның салым ставкасы артачак. Төбәктә яшәүче 17 мең бай кешенең күпчелеге ─– 14 мең кеше –─ елына 2,4 миллионнан 5 миллион сумга кадәр акча эшли. 5 миллионнан 20 миллион сумга кадәр керемне –─ ике меңгә якын, 20 миллионнан 50 миллион сумга кадәрен 408 кеше ала, һәм 232 кешенең генә еллык кереме елына 50 миллион сумнан артык.

1. Үзгәрешләр нигә кирәк?

Прогрессив салым шкаласы социаль гаделлекне тәэмин итү өчен кертелә: күбрәк акча эшлисең икән, казнага да күбрәк өлеш кертәсең. Әйткәндәй, бу безнең илдә беренче тәҗрибә түгел. Берничә ел элек елына биш миллион сумнан артык акча эшләүчеләр өчен НДФЛ 13 проценттан 15 процентка кадәр күтәрелде. Җыелган акча – “Изгелек түгәрәге” хәйрия фондына, ә аннан авыру балаларны дәвалауга юнәлтелде. Шул рәвешле узган ел гына да фонд 160 миллиард сумга тулыланды.

2. Югары салымны кемнәр түләячәк?

Аена 200 мең сумнан артык, яки елына 2,4 миллион сум акча эшләүчеләр түләячәк. Ягъни, бай гражданнар гына. Азрак акча эшлисез икән, сезнең өчен бернәрсә дә үзгәрмәячәк! Барлыгы биш үсеш баскычы бар: салымнар керемнәр белән бергә әкренләп артачак (графиканы карагыз).

БУ МӨҺИМ!

НДФЛның югары ставкалары бөтен керем суммасына түгел, ә аның 2,4 миллион сумлык база чигеннән артып киткән өлешенә генә кулланылачак.

Мәсәлән, Вася ─ уңышлы директор, аның айлык хезмәт хакы 250 мең сум, димәк, елына өч миллион. Хәзерге система буенча ул елына 390 мең сум салым түли (өч миллионның 13 проценты). Киләсе елдан аңа болай исәпләячәкләр: 2,4 миллион өчен гадәти ставка буенча – 13 процент, ә артык өлешеннән (безнең очракта 600 мең сум) – 15әр процент. Шул рәвешле, аның өчен салымның гомум күләме елына 12 мең сумга, яки аена бер мең сумга артачак. Әгәр Вася аена 400 мең сум акча эшләсә, яңа схема буенча аның өчен салым күләме аена 4000 сумга артыр иде.

3. Ни өчен түбәнге чик аена 200 мең сум тәшкил итә?

Чөнки күпчелек русиялеләр бу суммадан азрак акча эшли. “Росстат” мәгълүматлары буенча, былтыр ил буенча уртача хезмәт хакы 75 мең сум тәшкил иткән. Башта бу күрсәткечне нигез итеп алып, икегә тапкырлау варианты булган. Ягъни, “зур хезмәт хакы” дип ике уртача хезмәт хакын санарга. Хөкүмәт нәтиҗәдә “запас белән” алырга карар итә һәм өч уртача хезмәт хакын исәпли. Бу, беренчедән, Русиянең күпчелек гаиләләренең тормыш хәлен һәм аларның чыгымнарын исәпкә ала, икенчедән, үзмәшгульләр режимында керемнең югары чигенә туры килә. Югыйсә, аларга да салымнарны арттырырга туры килер иде.

СВОда катнашучыларының керемнәренә НДФЛ күтәрелмәячәк. Аларның хезмәт хакы елына 2,4 миллионнан югарырак булуга карамастан, төп ставкалары 13 процент булып кала. Һәм бу бик гадел, чөнки яугирләрнең эше илебезне саклау максатында гомер өчен хәвеф белән бәйле.

4. Балалы гаиләләр нәрсәгә өмет итә ала?

Салым үзгәрешләренең мөһим яңалыгы ─ балалы гаиләләр түләнгән 13 процент НДФЛның 7 проценты күләмендә “салым кешбэгы” алалачак. Димәк, алар өчен чын салым ставкасы нибары 6 процент тәшкил итәчәк.

Керемнәре бер кешегә аена 1,5 яшәү минимумыннан артмаган (Башкортстанда бу якынча 20600 сум) ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр турында сүз бара. Русия Финанс министрлыгының алдан исәпләүләре буенча, мондый вычетны, әгәр икесе дә эшли икән, айлык керемнәре 53 мең сумга кадәр булган, әгәр берсе генә эшләсә, 106 меңнән артмаган ата-аналар алалачак. Бу –─ илдә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрнең гомум санының яртысы.

Мәсәлән, ата-ана 35әр мең сум хезмәт хакы ала һәм ике бала тәрбияли. Салым вычетын кулланудан экономия ─– 13,1 мең сум (һәрберсенә 6,552 сум), ә салым түләве 51,7 мең сум (һәрберсенә 25872 сум) тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, гаиләгә еллык гомум ярдәм 64,8 мең сум тәшкил итәчәк. Асылда, бу ─– “унөченче” хезмәт хакы!
Әгәр гаиләдә өч бала булса, гомум еллык ярдәм 74 мең сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, гаиләдә балалар күбрәк туган саен, дәүләтнең гомум ярдәме күбрәк булачак.

5. Кергән акча нәрсәгә юнәлтеләчәк?

Салымнарны арттырудан кергән акча икътисадны һәм социаль өлкәне өстәмә үстерүгә юнәлтеләчәк. Алар исәбенә дәваханәләрне һәм поликлиникаларны, балалар бакчаларын, мәктәпләрне, тулай торакларны, мәдәният һәм спорт объектларын ремонтлауга һәм җиһазландыруга, ана капиталы программасын озайтуга, инфраструктураны үстерүгә, торак һәм юллар төзүгә акчаны арттыруга, технологик лидерлык проектларын үстерүгә (самолетлар, суднолар, станоклар, микроэлектроника, дарулар җитештерү), фәнгә ярдәм итүгә, ә иң мөһиме – гаиләләргә ярдәм итүгә чыгымнар артачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: