+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль , 22:30

Бөредә яңа һәйкәл ачылды

Бүген Бөредә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Петр һәм Феврония һәйкәлен ачу тантанасында катнашты. Тантаналы чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Бөредә яңа һәйкәл ачылды
Бөредә яңа һәйкәл ачылды

Муромнан изге Петр һәм Феврония һәйкәле республика Башлыгы йөкләмәсе буенча Бөренең Октябрь мәйданында урнаштырылды. Узган елның декабрендә төбәкнең Мәдәният министрлыгы иң яхшы проектны булдыру өчен конкурс үткәрде. Скульптор Петр Добаевның эскизы җиңүче булды.

Монумент урта гасыр көймәсе рәвешендә постаментта торган изге парлардан гыйбарәт. Князь белән княгиня, кулларыннан тотып, бер-берсенә карап торалар. Радий Хәбиров урындагы халыкны һәм кунакларыны сәламләде. Төбәк җитәкчесе шәһәр халкын скульптура композициясе ачылу белән котлады. Һәйкәлне изгеләштергәннән соң, Радий Хәбиров хатыны Кәринэ Хәбирова белән скульптура композициясенә чәчәкләр салды.

- Һәйкәлнең төп идеясе - һәр гаилә зур, ярсулы диңгездә йөзүче көймә. Матурлык һәм тәртип хөкем сөргән көймә генә стихиягә каршы тора ала, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: