+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 08:30

Авылның язмышын кайгыртып, милли рухны саклап

“Ак калфак” оешмасы һәм аларга ярдәм итүчеләр нәкъ шундый максатны күз уңында тота.

Авылның язмышын кайгыртып, милли рухны саклап
Авылның язмышын кайгыртып, милли рухны саклап

Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Салават шәһәре бүлекчәсе өчен узган Корбан гаете икеләтә бәйрәм булды. Бүлекчә җитәкчесе Вәсилә Бәширова үзенең коллективы белән берлектә Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен барлык йолаларына туры китереп үткәрде.
Бу көнне алар үзләре дә зур бүләк алды – шәһәр шартларында милли йолаларны саклау һәм яшь буыннарга тапшыру, балаларга әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә актив эшләүче бу оешмага күренекле якташлары милли сәхнә костюмнары тектерү өчен 100 мең сум акча бүләк итте.


Шәһәрдә милли хәрәкәт

Салават шәһәрендәге “Ак калфак” бүлекчәсе ун ел элек оешып, бүген нә­ти­җәле эшчәнлек алып бара. Тәүге җитәкчесе Фәнзилә Тибеева вафат бул­гач, дилбегә оешманың актив әгъ­засы Вәсилә Бәшировага тапшырылды. Моңа кадәр килгән күркәм йолаларга тугры калып, Вәсилә Муллагали кызы эшчәнлекне актив алып барырга тырыша, үткәргән һәр чарага ба­лаларны җәлеп итәләр, шәһәр мохитендә үсүче балаларга туган телләрен, йолаларын, гореф-гадәт­лә­рен өйрәнү өчен зур мөм­кинлекләр ача­лар. Бу эшне “Ак калфак”лылар “Эн­җеләр” татар вокал ансамбле белән берлектә алып бара. Әйткәндәй, аның җитәкчесе Ләйсән Насыйрова — музыка укытучысы. Ул да үзенең тәрбия­ләнүчеләрен милли хәрәкәткә җәлеп итә.
Берничә ел элек “Энҗеләр” Туймазы районындагы “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә оештырылып килгән “Җырлыйк әле” фестиваль-конкурсында Гран-при яулап, Бөтендөнья татар конгрессының зур бүләгенә – милли сәхнә костюмнары тектерү өчен сертификатка ия булганнар иде. Барлык чараларда алар хәзер шул матур киемнәрдә чыгыш ясый.
Хәзер инде коллектив ишәйде, яшьләр, балалар да кушылгач, костюм мәсьәләсе янә барлыкка килде. Мондый үтенеч белән Вәсилә Муллагали кызы үзенең авылдашы – Стәрлетамак районының Кантюковка авылында туып-үскән, бүген күрше Татарстанда яшәүче Рәфкать Кантюковка мөрә­җә­гать итә. Аның ярдәм итәчәгенә шик­ләнми дә, чөнки кече туган ягы, авылдашлары өчен бик күп изге эш-гамәл­ләр башкарган кеше ул. Һәм күп тә үтми, уңай җавап ала, ә инде Корбан гаете көнне бу бүләкне аларга Рәфкать Әбделхәй улының энесе иң изге те­ләк­­ләрен җиткереп тапшырды. Әйт­кәндәй, оешма эшчәнлегенә һәм туган авылына Рәфис Әбделхәй улы үзе дә даими матди ярдәм күрсәтеп тора.

Бәйрәм рухы тантана итте

Корбан гаетен “Ак калфак”лылар “Халыклар йолдызлыгы” китапханәсенә җыелып бәйрәм итте. Иҗтимагый эшчәнлекне бергә алып баручы дусларын да чакырдылар. 2001 елда оешып, шәһәр-авыллардагы төрле милләт вәкилләрен берләштергән “Аллагуват” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнит Ханмурзин, аның актив әгъзасы Рәфис Кантюков, Салават драма театры артисты Юнир Гайнуллин, “ГазпромНефтехимСалават” оешмасының Ветераннар советы рәисе бурычларын башкаручы Гайса Ваһапов, китапханә мөдире Мария Вакиева һәм күрше авыллардан да кунаклар килде.
Чараны Кантюковка авылы имам-хатыйбы ярдәмчесе Абдулла хәзрәт Хөснетдинов башлап җибәрде. Ул җыелучыларга Корбан гаете, Ислам дине кануннары турында сөйләде һәм Коръән сүрәләре укыды. Җыелучылар корбан чалды­ручыларның сә­ламәт­леге, дөньяларның иминлеге һәм махсус хәрби операциянең тиздән тәмам­ланып, яугир­ләребезнең туган якларына исән-имин, Җиңү белән кайтуын теләп дога кылды.
Бәйрәмне “Энҗеләр” ансамбле дәвам итте. Аларның репертуарында, халык һәм эстрада җырларыннан тыш, мөнәҗәтләр, бәетләр дә зур урын алып тора. Менә бу чарада да алар эчтә­лекле, зур тәрбияви мәгънәгә ия мөнә­җәтләрен әйтеп ишеттерде. Балалар­ның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. “Энҗеләр”нең үз гармунчылары да бар хәзер: Салават драма театры актеры, Баш­кортстанның атказанган артисты Юнир Гайнуллин аларга зур ярдәм күрсәтә.

Кантюковлар – авыл тоткасы

Стәрлетамак районының Кантюковка авылы – “Газпром трансгаз Казан” компаниясенең элекке җитәкчесе, Русия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Рәфкать Кантюковның туган җире. Баш­корт­станның Стәрлетамак районында урнашкан әлеге татар авылын­да халы­кның яртысы Кантюков фамилияле.
Рәфкать Әбделхәй улы, читтә яшәсә дә, туган төяге белән тыгыз элемтәдә. Аның башлангычы һәм матди ярдәме белән Кантюковкада мәчет төзелгән, су һәм газ үткәрелгән, юллар тө­зек­лән­дерелгән, иҗтимагый киңлекләр тәр­типкә китерелгән, шул исәптән зират төзекләндерелгән, үзләре бәләкәй чакта су коенып үскән күл тирәнәйтелгән. Мәчет янындагы ярымай формасындагы күл дә – Рәфкать Кантюковның эше.
Менә шундый изге күңелле, үзенең туган авылын җаны-тәне белән сөюче һәм аның киләчәген кайгыртып яшәүче кеше ярдәме белән Салават шәһә­реннән 15 чакрым гына ераклыкта урнашкан бу авылда тормыш гөрли. Авылга яшьләр кайта, хәзер тулы бер урамда яңа йортлар тезелешеп киткән.
Әлеге чарада катнашучылар – авылдашлары, дуслары да Рәфкать һәм Рәфис Кантюковларга рәхмәт­ләрен җиткерде.
— Кантюковларның изге күңел­ле­леге, ярдәмчеллеге әти-әнисеннән килә. Рәфкать Әбделхәй улы, ничек кенә югары күтәрелмәсен, туган ягын, авылдашларын беркайчан да онытмый. Ә Рәфис Кантюков белән иҗтимагый эшчәнлекне бергә алып барабыз. Аларның ярдәмен тоймаган кеше сирәктер. Шуңа бу изге күңелле кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк, — диде Фәнит Фәрит улы.
Алсу Мортазина (Биктимерова) — Кантюковка авылы китапханәсе мө­дире. Шул ук вакытта кызы Асия белән “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да. Ул да бу көнне Рәфкать Әбделхәй улы белән бәйле хатирәләрен яңартты.
— Ул безгә — урындагы башлангыч мәктәп укучыларының барысына да ел саен Яңа ел күчтәнәчләре һәм бү­ләкләр җибәреп торды. Авыл балалары өчен ул чын могҗиза булып тоела иде. Гомумән, аңа барлык авылдашла­ры чиксез рәхмәтле. Кантюковкага икен­че сулыш өрде ул, шул сәбәпле хә­­зер безнең авылга караш та үзгәрде. Кылган барлык изгелекләре үзенә һәм киләсе буыннарына игелек булып әйлә­неп кайтсын, — диде Алсу Мөнир кызы.
Ә Вәсилә Муллагали кызы бертуган Кантюковларны телем, милләтем дип янган һәм үз акчаларына халыкка бик күп файда китергән, мәчет, мәдрәсә сал­дырган, урысча укыта торган мәк­тәп, китапханәләр ачкан Шакир һәм За­кир Рәмиевлар белән чагыштырды. Һәм бу чагыштыру бик урынлы, Кантю­ковларга ул бик туры килә. Димәк, мил­ләтебезнең асыл уллары бүген дә бар!

“Суфия” мәчете – Кантюковка күрке

Бу көнне Кантюковка авылындагы “Суфия” мәчетен дә барып күрү мөм­кинлеге булды. Әйткәндәй, зур юлдан күренеп торучы гыйбадәтханәгә игътибар итми мөмкин түгел. Чара ахырында Абдулла хәзрәт барыбызны да кунакка чакырды. Ә “Суфия” мәчетендә кунаклар кабул итү гадәти күренеш икән. Аның имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Зәйнуллин һәм ярдәм­чесе Абдулла хәзрәт Хөснет­динов мәчетне күрсәтеп чыктылар.
2006 елда Рәфкать Кантюков көче белән авылда яңа мәчеткә нигез ташы салына, 2008 елда ул инде ишекләрен ача. Казан архитекторы Айвар Саттаров эскизы буенча төзелгән мәчет бүген Башкортстанда иң матур гыйба­дәтханәләрдән санала. Мәчет Рәфкать Кантюковның 2000 елда вафат булган әнисе хөрмәтенә “Суфия” исемен йөртә.
— Мәчет авылыбызга җан өрде, — ди ачылган вакыттан бирле имам-хатыйб вазыйфасын башкаручы Рамил хәзрәт Зәйнуллин. — Мәчетебезнең даны еракларга таралды, Стәрлетамак районыннан, Ишембай, Салават шә­һәр­ләреннән, Уфадан, хәтта чит төбәк­ләрдән һәм чит илләрдән дә киләләр. Биредә дин нигезләре, гарәп теле буенча курслар эшли. Шушы еллар эчен­дә 8249 никах укылды, 6717 балага исем кушылды. Өйләнешү­челәрнең никахларын теркәү исемлеге берничә айга алдан төзелеп куела, — ди имам-хатыйб.
Иң мөһиме – моннан кеше өзелми, мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык. Имам-хатыйб һәм аның ярдәмчесеннән тыш, тагын дүрт дин әһеле дежурда тора. Шунысын да билгеләп үтәсе килә: аларның һәммәсе хезмәт хакы ала. Бүген бу да бик мөһим, чөнки дин әһелләренең күбесе – яшьләр.
Әле мәчеттә төзекләндерү эшләре бара, аның тышкы фасадын, керү урынын ремонтлыйлар, биләмәне матурлыйлар. Төзекләндерү буенча чыгым­нарның барысын да Рәфкать Әбделхәй улы үз өстенә алган.

***

Бетеп барган авылларның язмышын кайгыртучы, андагы милли рухны саклап яшәүче кешеләрнең күп булуы милләтебезнең дә, милли мохит, туган телебез, динебез, халкыбызның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре, традицияләре сакланган авыл­лары­бызның да матур киләчәгенә якты өметләр уята. Әлеге сәфәрдән нәкъ шундый хис-тойгылар белән кайттым.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Салават шәһәре.

Авылның язмышын кайгыртып, милли рухны саклап
Авылның язмышын кайгыртып, милли рухны саклап
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: