Бу һәйкәл “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы һәм проектны тормышка ашыруда актив катнашкан якташлар ярдәме белән барлыкка килде.
Мостафа, Яңа Мостафа һәм Сабанчы авылларыннан фронтка 379 кеше китеп, шуларның яртысына туган якларына кайту насыйп булмый. Аларның барысының да исемнәре әлеге мемориаль комплексның такташларында урын алды.
Мемориаль комплексны ачуда Бөек Ватан сугышы ветераны Шәриф Мөсәгыйтов катнашты. Авылдашларын истәлекле вакыйга белән тәбрик итү өчен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов та килде.
— Бу мемориаль комплекс илебез азатлыгы өчен гомерләрен аямый көрәшкән ата-бабаларыбызның кыюлыгы һәм батырлыгы турында искә төшереп, хәтер сагында торачак, — дип билгеләде тантаналы чарада чыгыш ясаучылар.