Уфада "Киртәләрне җимереп" III Бөтенрусия форум-күргәзмәсе кысаларында «Башкортстан Республикасында уңайлы туризм» дигән "түгәрәк өстәл" узды. Тема буенча туризм өлкәсендә федераль спикерлар, турфирмалар җитәкчеләре, НКО вәкилләре, укытучылар һәм студентлар, Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы вәкилләре фикер алышты. Секциянең модераторы булып «Русия инвалидлар спорт берлеге» төбәк вәкиле Максим Кожухов чыгыш ясады.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән республиканың эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин мөрәҗәгать итте.
– Безнең сезнең белән миссиябез бик мөһим, - дип ассызыклады Азамат Ансар улы. - Туризмның бөтен кеше өчен дә бертигез дәрәҗәдә мөмкин булуы турында сөйләшү генә түгел, ә бу юнәлештә нинди реаль механизмнарны эшләтеп җибәрергә кирәклеге турында предметлы фикер алышу мөһим. Башкортстан социаль проектларны гамәлгә ашыру буенча Русия төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Аерым алганда, 2011 елдан социаль туризм проектларында катнаша. Без илдә беренчеләрдән булып балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар һәм пенсионерлар өчен социаль турлар оештыра башладык. Республикада тупланган тәҗрибә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтү буенча системалы эш өчен нигез булырга тиеш, дип саныйм.
Республикада уңайлы туризмны үстерү турында "Русия инвалидлар спорт берлеге" президенты Флүр Нурлыгаянов җентекләбрәк сөйләде.
– 12 ел дәвамында без биредә актив туризм фестивале үткәрәбез, - диде ул. - Инвалидлар өчен яңа җәлеп итү нокталары булдырабыз, безгә 10-15 төбәктән киләләр. Тау, су туризмы - бу планда республиканың потенциалы зур.
Шулай ук Флүр Нурлыгаянов хәбәр иткәнчә, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева кушуы буенча киләсе елда Башкортстанда СВО инвалидлары өчен регата узачак.
Тулырак:https://panoramarb.ru/news/obshchestvo/2024-10-25/turizm-dostupnyy-kazhdomu-3984749