-26 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2024, 09:20

Габриэль Рамон Владимир туды...

Булыр. Әнә Татарстанда берәү 15енче баласын "Орешник" дип атарга җыенган.

Габриэль Рамон Владимир туды...
Габриэль Рамон Владимир туды...
Башкортстанда 1 гыйнвардан 24 ноябрьгә кадәр дөньяга килгән балаларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.

Әйтик, яңа туган балаларда иң сирәк хатын-кыз исемнәре - Радина, Кәүсәр, Мавия, Зельда һәм Рина булган. Малайларны барыннан да сирәгрәк Фидан, Таһир, Тимран, Аббас һәм Габриэль Рамон Владимир дип атаганнар.

Хатын-кызларның иң популяр исемнәре - Әминә (407), София (357), Эмилия (341), Ева (340) һәм Арина (326). Малайларда - Әмир (520), Тимур (331), Артем (330), Марк (328) һәм Эмир (304).

Фото: башинформ


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас