Ике көн эчендә республикада 30 мошенниклык очрагы теркәлгән.
Уфадан 1941 елгы пенсионер да алдау корбаны булган. Хатын "җиңел" акча эшләү турындагы тәкъдимне күреп кызыксынган. Пенсионер телефон аша үзен брокерлар төркеме аналитигы дип таныштырган ят кеше белән элемтәгә кергән. Аферист аны брокерлык компаниясе эшчәнлеге белән таныштырган һәм алар белән эшләү тәртибе турында сөйләгән. Өлкән яшьтәге ханым, акча эшләү өмете белән, акчасын төрле счетларга күчерергә ризалашкан. Салган акчаларын чыгарырга теләгәндә, аферистлар транзакция белән уйлап чыгарылган проблемалар турында хәбәр иткән һәм аларны хәл итү өчен яңадан аларга акча җибәрүне таләп иткән. Мошенниклар белән аралашу нәтиҗәсендә ханым бер миллион сумга якын шәхси тупланмаларыннан мәхрүм ителгән, шулай ук танышларыннан акча алган.
Уфа районыннан тагын бер пенсионер мошенниклар гамәлләреннән зыян күргән. Уйлап чыгарылган ышаныч кәгазен гамәлдән чыгару һәм акчаларны «саклау» сылтавы белән ул аферистларга якынча 6,5 млн сум шәхси тупланмаларын, шулай ук 270 мең сум кредит акчасын күчергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз. Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта әңгәмәне өзәргә кирәк. Акчаларыгызны имин счетка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез, телефоныгызга таныш булмаган кешеләрнең тәкъдимнәре буенча кушымталар куймагыз. Акчаларыгызны билгесез реквизитлар буенча күчергәндә уяу булыгыз.
Автор фотосы.