-26 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2025, 09:50

Иске схема буенча яңа корбан

Күгәрчен районыннан 68 яшьлек пенсионер мошенниклыкның иске схемасына эләккән. Бу хакта көн дә тукып торабыз, югыйсә...

Иске схема буенча яңа корбан
Иске схема буенча яңа корбан
Аңа, янәсе, банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтыраткан һәм явыз бәндәләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташуы турында хәбәр иткәннәр. Аферистлар куллана торган бу ысул күптән билгеле булса да, авыл кешесен җиңел генә алдый алганнар.

Әлеге операциягә киртә кую максатында шалтыратучылар кредит лимитын бетерү өчен банкның үзеннән кредит алырга, ә акчаларны "махсус" саклык счетына җибәрергә тәкъдим итә. Шулай итеп, ир миллион сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Исегездә тотыгыз, мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Танышлардан шикле хәбәрләр алганда, аларның шәхси номерларына шалтыратыгыз!

Автор фотосы

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас