Неля Шәрипова "Выбор Ланг" аппаратының тын юллары авыруларын дәвалау хакында лекция укыды. Астмадан җәфаланучы кешеләргә бу парландыргыч беренче сеанстан соң ук ярдәм итә икән. Ул парландыргыч республикада икәү генә. Берсе Уфадагы "Шератон Плаза" кунакханәсендә урнашкан.
Октябрьский шәһәрендә урнашкан "Реабилитацияләү һәм сәламәтлекне ятергезү үзәге"нең генеральный директоры Елена Халфина аларның үзәгенең төп дәвалау сере - файдалы сероводород турында сөйләде. Баксаң, Сочидагы сероводород безнең Октябрьскийда да бар икән. Һәм аларның үзәгендә бик күп авыруларны дәвалыйлар. Арка сөяген сузалар, түлсезлекне дәвалыйлар.
Чәчләр буенча белгеч Резеда Нурисламова пеләшләнү, чәч агару, себорея буенча яхшы лекция укыды һәм Уфада чәчләр проблемасы буенча "Доктор Ибәтуллина" чәч клиникасын тәкъдим итте.
Чарада эшкуарлар күп сорауларга җавап алды. Фестиваль кунакларына биредә көне буена булу шартлары тудырлыган. Шуңа да килүчеләр таралырга ашыкмый. Чара иртәгә дә дәвам итәчәк.
Фото: Юлай Кәримов.