-26 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2025, 21:07

Быел да күңелгә хуш килде!

Уфада «Көз романтикасы " фестивале тәмамлана.

Быел да күңелгә хуш килде!
Быел да күңелгә хуш килде!

«Көз романтикасы» Халыкара классик музыка фестивале инде өченче ел Уфаның Совет мәйданында классик музыка сөючеләрне җыя, һәм һәрвакыт алар арта бара. Быел ул "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында уза.

Бүген, фестивальнең йомгаклау көнендә, оркестр репертуарында Заһир Исмәгыйлевнең «Салават» симфоник поэмасы, Александр Бородинның «Князь Игорь» операсыннан «Половецкие пляски», Сергей Рахманиновның 2нче симфониясе, II өлеше һәм «Аккош күле» балетыннан Петр Чайковский сюитасы яңгырый.

Музыкаль кичә кунаклары соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерә.

- Классиканы бик яратам, һәм бу фестиваль - минем өчен дөнья шедеврларын тыңлау өчен менә дигән мөмкинлек, — дип уртаклашты Уфадан Алла Лежнева. - Кичә Дмитрий Шостаковичның «Ленинград симфониясе» яңгырады. Искиткеч башкару һәм йөрәккә үтеп керә торган даһи музыка. Бүген дә кызыклы программа. Уфада шундый зур чаралар уздырылуына шатмын.

Уфада яшәүче Маргарита Әхкәметдинова классик концертларга еш йөрмәвен, әмма «Көз романтикасы» фестивален калдырмаска тырышуын әйтте.

Тамашачылар арасында Уфада яшәүче Олег Матвеев та бар. Хәзерге вакытта ул - Бөтенрусия дәүләт кинематография институтының драматургия буенча магистранты.

— Мондый чараларга йөрү минем өчен бик файдалы, сәнгати зәвыкны үстерергә ярдәм итә, — ди Олег. - Чайковскийның беренче фортепиано концертын башкарган Британия пианисты Фредерик Кемпф аеруча тәэсирләндерде. Аның барысы да бик шәп килеп чыкты.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас