Уфада 37 яшьлек хатын-кыз “Хендай Солярис” руле артында кросс мотоциклы белән идарә иткән 16 яшьлек үсмерне бәрдергән. Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мототранспорт йөртүче җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар административ җаваплылыкка тарттырылачак, аның хәл-шартлары ачыклана.
Күгәрчен районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп автобусы водителен исерек хәлдә тоткарлаган.
Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторлары мәктәп автобусын туктата. Водитель белән аралашканда алар аның исерек булуын ачыклый. Тикшерү вакытында прибор ир-ат организмында 1,170 мг/л алкоголь күрсәткән. Шул ук минутта мәктәп автобусын йөртүче транспортка идарә итүдән читләштерелә. Аңа карата транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен административ хокук бозу турында материал төзелә. Автобус салонында пассажирлар булмаган. Транспорт штрафстоянкага урнаштырылган.
Әбҗәлил районы прокуратурасы “исерек хәлдә саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу” мәддәсе буенча биредә яшәүчегә карата гаепләү бәяләмәсен раслады.
Төбәк күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2025 елның июнендә төнлә Яңа Балапан – Еникәй автоюлының 3нче чакрымында исерек ир “ВАЗ-2114” руле артында мобиль телефонына карап, каршы юлга чыккан, анда ул 17 яшьлек егет идарә иткән “Альфа” маркалы мопед белән бәрелешкән.
Үсмер авариядә алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән. Машина йөртүчегә карата сак астына алу рәвешендә җаваплылык сайланган. Җинаять эшен карау өчен Әбҗәлил районы судына җибәргәннәр.