Алкогольдән үлүчеләр саны республиканың 42 муниципалитетында теркәлгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: агулануларның гомум саны кимегән — күрсәткеч 100 мең кешегә 19,3 очрак тәшкил итә, былтыр ─ – 20,7 очрак. Иң күп агуланулар Уфада (321 очрак) һәм Белорет районында (97 очрак) теркәлгән.
... һәм киресенчә кимегән
Агымдагы елның беренче өч кварталында Башкортстанда наркотик һәм психодислептик матдәләр белән агулану очраклары азайган. 100 мең кешегә 4,1 очрак туры килгән, узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 4,9 булган.
Мондый инцидентларның күпчелеге Уфада теркәлгән, анда 124 агулану очрагы булган. Шулай ук, Стәрлетамакта (9 очрак) һәм Уфа районында (5 очрак) күзәтелә. Белорет районында шундый 4 очрак теркәлгән.
Республиканың 21 муниципаль берәмлегендә дә шундый очраклар булган. Мәләвез һәм Туймазы районнарында, шулай ук Нефтекама һәм Салават шәһәрләрендә 3әр агулану очрагы ачыкланган. Бәләбәй һәм Краснокама районнарында, шулай ук Октябрьский шәһәрендә икешәр инцидент теркәлгән. Берәр очрак сигез районда һәм Сибай шәһәрендә булган.