Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, студентка, янәсе, ул укыган колледж хезмәткәре шалтыратып, электрон журнал тутыруын хәбәр иткән һәм СМСтан код җибәрүен һәм деканатка имза куярга килүен сораган.
"Тиздән кызга, янәсе, “Дәүләт хезмәтләре” порталы вәкиле шалтыраткан, аның кемгә дә булса кодларны әйтү-әйтмәвен ачыклаган. Уңай җавап ишеткәннән соң, шалтыратучы аның һәм әнисенең шәхси мәгълүматлары мошенниклар кулына эләккәнлеген әйткән. Арытаба кыз белән хокук саклау органнарының ялган хезмәткәрләре аралашкан. Алар аның әнисенә карата җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр иткән. Кыз, куркып, әнисе йоклаганны көтеп торган һәм, аферистлар кушуы буенча, аның банк карталарын һәм телефонын алган. Шуннан соң ул, банкоматтан акча салдырып, аларны билгесез исәпләргә күчергән", ─ диде полиция хезмәткәрләре.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгында искәртүләренчә, мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Әгәр телефон аша шәхси мәгълүматлар, СМС-хәбәрләрдән кодлар сорыйлар икән, сөйләшүне шунда ук өзегез!