-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март , 21:48

Уфа янында 11 яшьлек Маугли яшәгән

Уфа районының Вавилово авылында халык чаң суга!  

Уфа янында 11 яшьлек Маугли яшәгән
Уфа янында 11 яшьлек Маугли яшәгән

Тугыз балалы гаиләдәге 11 яшьлек төпчек кыз бер тапкыр да мәктәпкә йөрмәгән һәм аның хәтта туу турында таныклыгы да юк!

Күршеләре сүзләренчә, бу гаиләдә өлкән балалар кечкенәдән үк спиртлы эчемлекләр куллана, үзләрен агрессив тота, яшьтәшләрен мыскыл итә һәм кыйный. Укучылар алар белән бер автобуста йөрергә дә курка. Авыл кешеләре әйтүенчә, әни кеше тәрбия белән шөгыльләнми, әтиләре балалар белән яшәми...

Гаилә кечкенә йортта бернинди керем алмыйча яши, аларга волонтерлар һәм күршеләре генә ярдәм итә. Шул ук вакытта опека органнары да, полиция дә, мәктәп тә, табиблар да гаиләдәге хәлләрне "күрмәгән-белмәгән".

Бу коточкыч хәл турында билгеле булгач, Башкортстанның Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Тикшерү барышында тиешле органнарның вазыйфалы кешеләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Республика Прокуратурасы да тикшерү башлады.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас