

13–19 июльдә Башкортстан халкы социаль челтәрләр һәм кире элемтә платформалары аша 5 205 мөрәҗәгать юллаган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда – 27гә, ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 меңнән артыкка күбрәк. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә хәбәр ителде.
Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең иң күбе төзекләндерү мәсьәләләренә кагылган.
Икенче урында – юллар. Торак пунктлардагы чокырлар, юлларны ремонтлау, күперләрнең торышы һәм авыл юлларын төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр күп булган.
Өченче урында торак-коммуналь хуҗалык тора. Халыкны су белән тәэмин итү, идарәче компанияләр эше, түбәләрдән су үтү һәм су сыйфаты мәсьәләләре борчыган.
Моннан тыш, сәламәтлек саклау, энергетика, калдыклар белән эш итү, җәмәгать транспорты, социаль хезмәт күрсәтү, хәвефсезлек һәм мәгариф темалары буенча да күп мөрәҗәгатьләр теркәлгән.
Бер атна эчендә ЦУР муниципалитетлар һәм министрлыклар белән берлектә 2 066 мөрәҗәгатьне хәл иткән. Шул ук чорда республика ситуацияләр үзәгенә 3 057 телефон шалтыратуы килгән, аларның күпчелеге сәламәтлек саклау мәсьәләләренә бәйле булган.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина ярдәме күрсәтү һәм табибларга язылу мәсьәләләрен, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юлларны ремонтлауны, ә Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына яшелләндерү, территорияләрне тәртиптә тоту һәм авылларда су белән тәэмин итү мәсьәләләрен аерым контрольгә алырга кушты.
Фото: fotobank02.ru