

Синоптиклар фаразлавынча, Башкортстанда 2026 елның августы климатик нормага якын булыр дип көтелә. Һаваның уртача айлык температурасы якынча +17,2 °C булмакчы. Аномаль яңгырлы июльнә хас эсселек һәм озакка сузылган яңгырлар да көтелми.
Шулай да айның “холкы” тотрыксыз булачак. Ай башында (якынча 1-4 август) циклонның тәэсире саклана, шуңа күрә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен һәм җилнең көчәюе көтелә. Елгаларда су биеклеге күтәрелергә мөмкин.
Ай уртасында циклон төбәктән китәчәк, явым-төшем интенсивлыгы кимиячәк, ә көндезге температура күтәрелә башлаячак. Бу чорда һава җылынуы +24°+28° C кадәр көтелә.
Соңгы ункөнлектә көндез температура +17°C тан югары күтәрелмәскә дә мөмкин.
Шулай итеп, август үзгәрүчән булырга вәгъдә итә: җылыну чоры — салкынаю, яңгырлар аязу белән алышыначак. Метеошартларның кискен үзгәрешләренә әзер булырга кирәк.
Автор фотосы.