+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Августа , 14:10

Спортка түләгән акчаның бер өлешен салым аша кайтарырга мөмкин

2026 елда салым түләүчеләр пенсионер әти-әниләренең спорт белән шөгыльләнү чыгымнары өчен социаль салым чигерүенә дәгъва итә ала. Салым чигерүен рәсмиләштерү өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Спортка түләгән акчаның бер өлешен салым аша кайтарырга мөмкинСпортка түләгән акчаның бер өлешен салым аша кайтарырга мөмкин
Спортка түләгән акчаның бер өлешен салым аша кайтарырга мөмкин

Чигерү алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

- спорт белән шөгыльләнү өчен түләүне чигерү алырга теләгән кеше үзе башкарырга тиеш;
- әти-әни пенсия законнары нигезендә билгеләнгән тәртиптә пенсия алырга тиеш;
- күрсәтелгән хезмәтләр Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 6 сентябрендәге 2466-р номерлы карары белән расланган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре исемлегенә керергә тиеш;
- хезмәтләрне күрсәткән физкультура һәм спорт оешмасы яки шәхси эшкуар ел саен Русия Спорт министрлыгы тарафыннан бастырыла торган махсус исемлеккә кертелгән булырга тиеш.

Социаль салым чигерүен агымдагы календарь елында ук эш бирүче аша рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук киләсе елда физик затларның керемнәренә салым буенча 3-НДФЛ формасында декларация тапшырып, салым органына мөрәҗәгать итәргә була.

Чыгымнарны раслаучы төп документ – салым органына тапшыру өчен физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен түләү турында белешмә. Ул Русия Федераль салым хезмәтенең 2023 елның 18 октябрендәге ЕД-7-11/756@ номерлы боерыгы белән расланган. Белешмәне хезмәт күрсәтүче оешма гариза нигезендә бирә.

Салым түләүченең эш бирүче аша социаль салым чигерүләрен алу хокукын раслау турында гаризаны һәм 3-НДФЛ формасындагы салым декларациясен Русия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы яки «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы аша тапшырырга мөмкин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас