+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Сентября , 08:04

Эшкуарлар "Росреестр" эшеннән канәгать

Эшкуарлар "Росреестр" эшеннән канәгатьЭшкуарлар "Росреестр" эшеннән канәгать
Эшкуарлар "Росреестр" эшеннән канәгать

Башкортстан эшмәкәрләре "Росреестр"ның агымдагы елның II кварталындагы хезмәтләрен югары бәяләде. Социаль сораштыру нәтиҗәләренә караганда, эшмәкәрләрнең 95 проценты теркәү процедураларының нәтиҗәлелеген уңай бәяләгән, уртача бәя — 5 баллдан 4,9.

Респондентларның 96 проценты хезмәтләрдән бары тик электрон форматта файдаланган. Юридик затлар өчен бу 2025 елның 1 мартыннан мәҗбүри.

Теркәү сроклары да кыскарган: хокукларны теркәү уртача 1,2 көн, онлайн форматта — 1 көннән дә кимрәк вакыт ала. Русия буенча бу күрсәткеч — 1,5 көн. Кадастр исәбенә алу уртача 0,8 көндә башкарыла, ә Русия буенча әлеге күрсәткеч 1,7 көн тәшкил итә.

Ведомство эшкуарлар өчен уңайлы шартлар булдыруны өстенлекле юнәлеш дип саный. Мониторинг һәм кире элемтә механизмнары хезмәтләрнең ачыклыгын арттырырга ярдәм итә.

Респондентлар мәгълүматны тулы дип бәяләгән, шул ук вакытта электрон хезмәтләрдән файдалану буенча өйрәтү чаралары оештырырга тәкъдим иткән. Бу теләк ведомство тарафыннан исәпкә алынган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Айсылу Камалова
Читайте нас