

Хөсәин Әхмәтов исемендәге Башкорт Дәүләт филармониясы концертлар залында 18нче сентябрь көнне “Балачакны кайтару” фестиваленең йомгаклау — бүләкләү тантанасы үтте. Ул Идел буе федераль округнының 14 төбәгеннән килгән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен булган оешмаларның тәрбияләнүчеләренә ярдәм итүгә һәм социаль адаптацияләренә юнәлтелгән.. Фестиваль ятим балаларга җәмгыятькә керешергә, үз потенциалын ачарга, башка төбәкләрдән яңа дуслар табарга һәм төрле яшьтәге һәм төрле төбәкләрдән килгән мөхиттә аралашу тәҗрибәсе алырга ярдәм итә. Проектта катнашучылар өч көн дәвамында спорт һәм иҗади бәйгеләрдә ярышканннар.Алар арасында:
«Балачак йолдызлары» — балалар иҗаты конкурсы (вокал, бию, декламация «Мастерок» — гамәли иҗат күргәзмәсе.«Акыл палатасы» — интеллектуаль-үстерешле уен.
«Идел буе спорт Олимпы» — мини-футбол, баскетбол, өстәл теннисы һәм спорт ату буенча спартакиада.
«Кулинар осталык» — катнашучылар ризык әзерли торган конкурс.
«Батырлар узышы» — хәрби-патриотик уен.
«Медиа» — кыска метражлы видео һәм социаль реклама ясау буенча конкурс (2026 елда яңа юнәлеш).
Бүләкләү тантанасын “Бәхет территориясе” хәйрия фондының попечительлек советы рәисе, Башкортстан Республикасы Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Владимир кызы Хабирова сәламләде. Шулай ук чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Олег Машковцев, Башкортстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Александр Окатьев, танылган сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнаштылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр бирелде. «Балачак йолдызлары» конкурсы номинантларын гала-концерт программасына чакырдылар — алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә итеп чыгыш ясадылар: дәртле биюләр, матур җырлар белән сәхнәне бизәделәр.
“Балачакны кайтару” фестивале күпләр өчен үз көчләренә ышанырга һәм мөстәкыйль тормышка таба адым ясарга зур мөмкинлек. Барлык катнашучы балаларның алдагы тормышларында уңышлар, якты киләчәк юлдаш булсын!