-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Сентября , 06:35

Мошенниклар 79 яшьлек хатынны 705 мең сумга алдаган

Добавить в предпочтительные источники Google
Мошенниклар 79 яшьлек хатынны 705 мең сумга алдаганМошенниклар 79 яшьлек хатынны 705 мең сумга алдаган
Мошенниклар 79 яшьлек хатынны 705 мең сумга алдаган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, җинаятьчеләр хатынны берничә этапта алдаган. Башта аңа стационар телефонга поликлиника хезмәткәре булып шалтыратканнар. Хатынны флюорография үтәргә күндергәннәр һәм шул сылтау белән СНИЛС номерын белгәннәр.

Аннары аның белән башка бер ир-егет элемтәгә кереп, «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтның ватылуы турында хәбәр иткән. Соңрак пенсионер хатынга үзен хәрби прокуратура хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыраткан. Ул җинаятьчеләр хатынның акчаларын чит илгә, дошман дәүләтләрен финанслау өчен күчерергә маташуы турында сөйләгән.

Акчасын «коткару» өчен пенсионерга барлык җыелмаларын да наличкага әйләндерергә һәм өйгә килгән курьерга «декларацияләү» өчен тапшырырга кушканнар. Әңгәмәдәшләре элемтәгә чыгудан туктагач, хатын мошенниклар тозагына эләккәнен аңлаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык шартларын ачыклый.

Автор фотосы

Автор:Айсылу Камалова