+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 февраль 2022, 19:17

Олимпиада җиңүчеләре Сочига юллана

Уфада мәктәп укучыларының “Агыйдел” республика полилингваль олимпиадасы узды.

education.bashkortostan.ru
Фото:education.bashkortostan.ru

Олимпиада Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың полилингваль күппрофильле мәктәпләре ярдәмендә 1нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясе тарафыннан икенче тапкыр оештырыла.

Олимпиаданың максаты — берничә телгә ия талантлы балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, туган һәм чит телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, өйрәнү өчен шартлар тудыру һәм укучыларны мәдәниятара багланышлар контекстында полилингваль белем бирүне үстерү максатыннан Бөтендөнья мәдәни мирасына җәлеп итү.

Олимпиада жюрие составына Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучылары, Мәгарифне үстерү институтының Милли белем бирү буенча ресурс үзәге белгечләре, республиканың гомуми белем бирү оешмаларының туган һәм чит телләрнең әйдәп баручы укытучылары, шулай ук чит ил вәкилләре катнашты.

Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында сәламләү сүзе белән Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Азат Батыршин чыгыш ясады. “Агыйдел” полилингваль олимпиадасы Башкортстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен берләштерә торган мәйданчыкка әйләнергә һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен туган телләрен, чит телләрне өйрәнеп, тел белем бирү-мәдәни мохит булдырырга тиеш. Телләрне күбрәк белгән саен, без башка халыкларның мәдәниятен һәм дөньякүләм карашын күбрәк беләбез, без көчлерәк, акыллырак һәм бер-беребезгә якынрак була барабыз”, — дип билгеләп үтте чыгышында Азат Рафаил улы.

Олимпиаданың беренче (сайлап алу) этабында гомуми белем бирү оешмаларының 5-11нче сыйныфларында белем алучы 2911 укучы катнашты. Сайлап алу турының икенче (йомгаклау) этабында җиңүчеләр “Ток-шоу " форматындагы белем бирү проектында көч сынашты. 91 укучы, командаларга бүленеп, Русия халыклары мәдәниятенә багышланган проектлар эшләде һәм яклады.

Олимпиадада Красноусол авылының Н. Мәҗитов исемендәге башкорт гимназия-интернатында укучы Иршат Даутов һәм 1нче Республика күппрофильле полилингваль гимназия укучысы Анастасия Цветкова җиңүчеләр дип табылды. Аларга Сочи шәһәрендәге мультителле лагерьга юлламалар тапшырылды.

Олимпиада призерлары исемен яулаган 20 укучы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр инситутының инглиз теле курсларына сертификатлар, планшетлар һәм тарихи Уфа буйлап экскурсиягә сертификатлар белән бүләкләнде.
Мәктәп укучыларының республика полилингваль “Агыйдел" олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!

Автор:Зульфия Фатхтдинова
Читайте нас: