+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июнь 2022, 15:07

30 меңгә якын укучы уку елын яңартылган мәктәптә каршы алачак

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

20 963 укучы уку елы башлануга менә дигән бүләк алачак. Агымдагы елның 1 сентябрендә әлеге кызлар һәм малайлар укый торган Башкортстанның 63 мәктәбе капиталь ремонттан соң ишекләрен ачачак. Аны Русия Президенты Владимир Владимирович Путин башлангычы белән булдырылган федераль программа буенча уздыралар.


Әле эшләрнең иң кызган чагы. Капиталь ремонтны комплекслы башкарабыз – фундамент, түбә, түшәм, катлар арасы, идәннәр эшләнә. Тәрәзәләрне, эчке һәм тышкы ишекләрне, баскычларны алыштырабыз. Фасадларны, җылыту, вентиляция, канализация, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын яңартабыз.


Программаның ремонтны гына түгел, мәктәпләрне масштаблы үстерүне күз алдында тотуы мөһим. Бу — матди-техник базаны яхшырту, укытучыларның квалификациясен күтәрү, территорияләрне төзекләндерү, террорчылыкка каршы саклау чаралары.


Киләсе елда федераль программа буенча 23 мәктәп ремонтланачак, тагын 17сендә быел башланган эшләр тәмамланачак. Шул ук вакытта без Русия Мәгариф министрлыгына 2023 елда 94 мәктәпне капиталь ремонтлау өчен өстәмә гариза җибәрдек. 2026 елга кадәр бу программа республиканың 365 мәктәбенә кагылачак.



Фото: республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.

Автор:Зульфия Фатхтдинова
Читайте нас: