+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июнь 2022, 14:54

Уку йортларына документларны кайчан тапшырырга?

Документларны 27 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.

Башкортстан вузларына кабул итү кампаниясе 20 июньнән дә соңга калмыйча старт ала һәм 27 июльгә кадәр дәвам итә. Русия югары уку йортларында һәм аларның филиалларында кабул итү кампаниясе шул ук чорда узачак.

Русиядә бюджет урыннары саны арткан, шул ук вакытта аларның 73 проценты төбәк вузларына бирелә. Бюджет урыннарына мәктәп тәмамлаучыларның 64 проценттан артыгы керә алачак, ягъни моның өчен 588 044 урын бирелгән.

Башкортостан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова 2022-23 уку елында Башкортстан югары уку йортлары 13 465 бюджет урынына абитуриентлар кабул итәчәк, бу бакалавриат, специалитет һәм магистратура. “Иң күп урыннар инженерлык, педагогик белгечлекләр буенча каралганлыгын белдерде.

Гомумән алганда, Русия  буенча бюджет урыннары саны шулай ук инженерлык, педагогик һәм медицина белгечлекләренә күбрәк бүлеп бирелгән. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, сентябрьдән инженер белгечлекләрендә якынча 245 мең кеше укый башлаячак, педагогик белгечлекләр буенча 75 меңнән артык урын каралган. Җәмәгать һәм медицина фәннәре буенча - 68 мең һәм 54,7 мең урын.
"Быел абитуриентлар документларны өч ысул белән бирә алачак - шәхсән, почта аша һәм электрон төрдә университет сайты яки "Онлайн вузга укырга керү" суперсервисы аша", - диде Чернышенко.

Югарыда күрсәтелгән һөнәрләргә импортны алмаштыруны тизләтү һәм илнең нәтиҗәле социаль-икътисади үсеше өчен ихтыяҗ зур.

Фото:  m.1777.ru

Автор:Гулия Мугаллимова
Читайте нас: