+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 июль 2022, 12:50

Андрей Назаров Иске Сибайда мәктәп төзелеше барышын карады

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Баймак районы Иске Сибай авылында 375 урынлык гомуми белем бирү мәктәбе төзелешенең барышы белән танышты.

Андрей Назаров Иске Сибайда мәктәп төзелеше барышын карады
Андрей Назаров Иске Сибайда мәктәп төзелеше барышын карады

Кирпечтән төзелеш биредә инде төгәлләнгән диярлек, 2нче кат диварлары - 85 процентка, 3нче катныкы 20 процентка штукатурланган. Тәрәзәләрнең инде яртысы куелган һәм бизәкләү эшләре башланган.

- Урал аръягы өчен бик мөһим объект. Күренеп тора, эш темпы арткан, график төзәтелгән. Объектны шушы уку елына төгәлләү өчен, барлык кирәкле күрсәтмәләр бирелде. Бу мәктәпне контрольдә тотуны дәвам итәчәкмен, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Уку йорты өчен җиһазлар һәм техниканың күп өлеше сатып алынган, дип билгеләп үтелде.

Андрей Назаров Иске Сибайда мәктәп төзелеше барышын карады
Андрей Назаров Иске Сибайда мәктәп төзелеше барышын карады
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: