+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 август 2022, 16:00

Республика мәгарифе заман белән бергә атлый

"Киләсе беренче сентябрь элеккесеннән аерылып тора, без башка парадигмада һәм башка чынбарлыкта яшибез", - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Глобаль (геосәяси) проблемалар шартларында бердәм мәгариф киңлеге" дип аталган республика август киңәшмәсенең пленар утырышында.

Республика мәгарифе заман белән бергә атлый
Республика мәгарифе заман белән бергә атлый

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген безнең ил коточкыч санкция басымы астында.

"Башкортстан хәрбиләренең махсус операция кысаларында лаеклы эш итүләрен, Донбассны, Ватаныбызны батырларча саклауларын беләсез. Ә бит алар - сезнең укучыларыгыз. Бүген мәктәпнең төп бурычларының берсе - патриотик тәрбия. Без әхлакый һәм кешелек кыйммәтләренә таянып, белем бирүне төзи алабыз», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы безнең егетләр арасында хәрби бурычларын ахыргача үтәп, корал белән һәлак булучылар да бар, дип билгеләп үтте. Үлгәннән соң прапорщик Тамерлан Илһамовка һәм өлкән лейтенант Максим Серафимовка "Русия Федерациясе Герое" исеме бирелгән, безнең күп кенә сугышчылар Батырлык ордены кавалерлары булган.

«Без Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге 22нче Петровское мәктәбен тергезәбез. Безнең белгечләр, уку елы Русия белем бирү стандартлары буенча яңартылган һәм җиһазландырылган кабинетларда башлансын өчен, барлык эшләрне дә вакытында тәмамларга тырыша. Әйтергә кирәк, бу мәктәп беркайчан да ремонтланмаган һәм барлык эшләр дә "Башкортстан сода компаниясе" хисабына алып барыла», - диде Радий Хәбиров һәм Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын БСК генеральный директоры Эдуард Давыдовка тапшырды.

Республикада мәгариф учреждениеләрендә лаеклы шартлар тудыруны дәвам итәләр. Ил Президенты ярдәме белән мәктәп биналарына, барыннан да элек авыл мәктәпләренә капиталь ремонт ясау буенча федераль программа кабул ителде. 2026 елга кадәр аңа 365 мәктәп бинасын сафка кертү планлаштырыла. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан гаять зур ресурслар җәлеп ителгән – 9 миллиаард сумнан артык. Элек республика бу максатларга елына 600 миллион сумнан артык акча бүлеп бирә ала иде.

Апрель аеннан мәктәпләрдә ремонт эшләре бара. 1 сентябрьдә яңартылган 63 мәктәпкә 21 меңгә якын укучы киләчәк. Тагын 17 мәктәптә капиталь ремонт эшләре февральгә тәмамланачак. Киләсе елда 117 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган, аларда 40 мең бала белем ала. Нәтиҗәдә, 2023 елның 1 сентябрендә 48 меңнән артык укучы 134 ремонтланган мәктәптә парта артына утырачак.

Республика Башлыгы мәгариф системасы хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды, ул педагогик хезмәткәрләр арасында төбәкара һәм республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләде.

Радий Хәбиров укытучыларга уңышлы уку елы һәм яңа казанышлар теләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: