+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь 2022, 20:28

Безнең укучыларыбыз - республика горурлыгы!

Олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча безнең укучылар илдә беренче унлыкка керде.

Безнең укучыларыбыз - республика горурлыгы!
Безнең укучыларыбыз - республика горурлыгы!
Башкортстаннан талантлы балалар һәм үсмерләр бөтен Русия олимпиадаларында үзләре турында елдан-ел ышанычлырак белдерә. 2019 елда республика Русиядә, 100 мең балага исәпләгәндә, дипломнар һәм җиңүчеләр саны буенча 35нче урында иде, былтыр 16нчы урынга чыкты, ә быел илдә беренче унлыкка керде.

Башкортстан Бөтенрусия олимпиадаларында призлы урыннар яулаучы укучылар саны буенча Русиядә - тугызынчы һәм Идел буе федераль округында өченче урында.

Республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, Бөтенрусия олимпиадасы - сәләтле балалар белән эшләүнең иң киңкүләм формаларының берсе. Үткән елда интеллектуаль ярышлар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле өлешчә дистанцион форматта узды. Стәрлетамак, Салават, Уфа һәм Авыргазы районнары укучылары үзләрен иң яхшылардан итеп күрсәтте. Бу муниципалитетлардан катнашучыларның яртысы диярлек төбәк этабында җиңүчеләр һәм призёрлар булды.

Олимпиаданың йомгаклау этабында Башкортстан укучылары призлы 47 урын яулады. Чагыштыру өчен: 2020 елда призёрлар саны 29дан артмаган. Җиде кеше җиңүче булды - республика мондый нәтиҗәгә беренче тапкыр иреште. Моннан тыш, Башкортстан вәкилләре Халыкара олимпиадаларда катнашу өчен илнең физика һәм география буенча җыелма командаларына чакыру алды.

Безнең укучылар спортта да сынатмый. Мәсәлән, узган елның 14-16 апрелендә Уфада Римма Баталова исемендәге Башкортстан Республикасы спорт әзерлеге үзәгендә СССРның атказанган тренеры Владимир Борман истәлегенә үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Русия беренчелеге узды. Ярышларда Русиянең 61 субъектыннан 15 үлчәм категориясендә 493 көрәшче катнашты. Башкортстаннан анда 27 көрәшче бил сынашты.

Беренчелектә Башкортстан җыелма командасы копилкасына беренче алтын медальне 44 килограмм авырлык категориясендә Октябрьский шәһәреннән 14 яшьлек Илья Кандалин китерде. Арытаба 14 яшьлек Жора Оганесян җиңү яулады, ул 110 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

Без сезнең белән горурланабыз! Киләсе уку елында да уңышлар сезгә, укучылар!

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: