+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 август 2023, 15:08

Укытучыларга һәм тәрбиячеләргә 575 мең сумлык түләүләр гамәлгә керә

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Райдий Хәбиров хәбәр итте. Аны алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Укытучыларга һәм тәрбиячеләргә 575 мең сумлык түләүләр гамәлгә керә
Укытучыларга һәм тәрбиячеләргә 575 мең сумлык түләүләр гамәлгә керә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпкәчә белем бирү системасының яшь педагоглары өчен грантлар булдыру турында указга кул куйды. Документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.

"2024 елның 1 гыйнварыннан мәгариф оешмаларында эшләүче һәм мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы яшь педагогларга ел саен 575 мең сум күләмендә 50 грант булдырырга", — диелә указ текстында.

Республика Хөкүмәтенә Башкортстан Башлыгының грантлары турындагы нигезләмәне һәм аларны түләү тәртибен раслау йөкләнгән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: