Чарада Чесноковка, Михайловка, Дорогино һәм Кызыл Яр авылларының балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты һәм балаларга патриотик тәрбия бирү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге турында сөйләште.
Дәрес барышында тәрбиячеләр үзләренең һөнәри әзерлеген, балалар белән эшне оештыру сәләтен күрсәтте. Бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч дәресләрдә балалар да бик актив катнашты. Бу исә тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы һәм куелган бурычларга тулысынча ирешүе турында сөйли.