-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 Май 2025, 08:30

Заманча мәктәпләр арта

Радий Хәбировка Башкортстанда заманча зур мәктәпләр төзүне күрсәттеләр.

Заманча мәктәпләр арта
Заманча мәктәпләр арта
Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды пленар утырышы алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Уфа районында төзелә торган заманча эре мәктәпләрнең презентацияләре белән танышты.

Укучылар өчен 1050 урынлык яңа гомуми белем бирү учреждениесе 2026 елның апрелендә Стәрлетамак шәһәренең Яр буе бистәсендә үз ишекләрен ачачак.

1 нче «Гамма» дип аталган мәгариф үзәгендә инде 3нче сыйныфтан ук программалаштыру һәм робототехника нигезләрен, ә 5нче сыйныфтан физика һәм химияне өйрәнергә тәкъдим ителә.

Агымдагы елның 1 сентябрендә «Сота» киләчәк мәктәбе беренче укучыларын кабул итәргә планлаштыра. Мәктәп проекты гомум мәйданы 25 429 квадрат метр булган 2-, 3-, 4 катлы бинадан торачак, ул 1225 уку урынына исәпләнгән, укучылар бер сменада белем алачак. Биредә шулай ук спорт-уен заллары булган ике катлы блок төзү планлаштырыла. 3184,3 квадрат метр мәйданлы физкультура-спорт зонасына күчмә уеннар һәм гимнастика, баскетбол һәм волейбол, йөгерү юллары булган универсаль мәйданчыклар керә.

Мәктәптә башлангыч сыйныфларда табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге аерым темаларны тирәнтен өйрәнү кертеләчәк. Киләчәктә мәктәп Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең Геном үзәге, Уфа Фән һәм технологияләр университеты, Бөре фармакология колледжының Нефтекама филиалы белән актив хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.

Уфа районының Шмидт авылында 640 укучыга исәпләнгән Мәгариф үзәге төзелеше актив алып барыла. Аның янәшәсендә — 160 балага исәпләнгән балалар бакчасы. Проект буенча мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре уку агымын аеру өчен аерым биналарда урнашкан.

Шмидт мәктәбен һәм балалар бакчасын «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм шәхси инвестицияләр җәлеп итеп төзиләр.

Агымдагы елның 1 сентябрендә Уфаның Кузнецов затонында Идел буе федераль округында иң зур мәктәп үз ишекләрен ачачак. Ул 2200 укучыга исәпләнгән.

Шулай ук 1 сентябрьдә Глумилино бистәсендә 1225 урынга исәпләнгән мәктәп ачу планлаштырыла.

Фото: bashinform.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас