

“Кызыл таң”да әлеге рубрикада бирелгән язмалар гәзит укучыларда кызыксыну тудыргандыр. Ел дәвамында байтак журналист үз һөнәрен “алмаштырып” карады. Әйтергә кирәк, яңа вазыйфалар хезмәттәшләремнең үзләре дә көтмәгән сәләтләрен ачкан.
Мондый көн миңа да килеп җитте. Озак кына уйланып йөрдем. Җәй көне хәтта комбайнчы ярдәмчесе булырга да теләгем бар иде. Мәктәптә укыганда әти белән эшләгәнемне онытмыйм. Хәер, хәзерге санлы идарә ителгән техниканы, бәлки, ышанып тапшырмаслар да иде.
Һич уйламаганда армиядә яңа казарма салучы төзүчеләргә берничә ай пешекче булуым искә төште. Гаиләдә кыз бала булмагач, өйдәге “тәҗрибәм” дә бар. Аш-су осталары янәшәсендә югалып калмам әле дип, Суккул мәктәбе ашханәсенә “эшкә урнашырга” уйладым. Мәктәп директоры Ләйсән Нуретдинова бу теләгемне хуплады һәм иртәгәсе көнне эш сәгате башлануга килеп җитәргә кушты. Әмма берәр сәгать үткәндерме-юкмы, шалтыратып: “Ашханәгә чит кешеләргә керергә ярамый икән, югарыдан рөхсәт бирмәделәр”, – диде. Ләкин аның тагын да кызыклырак тәкъдиме бар иде. Татар әдәбияты буенча дәрес үткәрергә чакырды. Көтелмәгән вазыйфа башта куркытып та куйды. “Без Сезнең Юкәлекүл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресен укытканыгызны онытмадык. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын өйрәнгәндә, аның “Пар ат” шигыренә язылган җырны җырлаганыгыз да исебездә. Дәрес үткәрү Сезгә һич тә авыр булмаячак, көтәбез”, – дигәч, үземнең дә дәрт кабынды.
1984 елның җәендә, армиядән кайткач, Юкәлекүл сигезьеллык мәктәбенең ул чактагы директоры Фәнил абый Мәнкәев, декрет ялындагы укытучы эшкә чыкканчы берничә ай гына укытып ал, дип, эшкә чакырган иде. Ләйсән Гыйният кызы – элекке укучым, хәзер үзе Суккул урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры. Аның бу тәкъдимен кире кагу, бәлки, дөрес тә булмас иде.
Яшермим, дулкынлану зур булды. Әдәбият дәресендә нинди тема өйрәнербез, балалар белән уртак тел табып булырмы, дигән сораулар да тынгы бирмәде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан алдагы дәрестә нинди тема өйрәнелүе белән дә кызыксынган идем.
Иртәгә дәрескә дигән көнне, башта үземнең икеләнүләрне, хәтта ки, күңелне биләп алган дулкынлануны җиңәргә кирәк иде. Дәрес темасын үзем уйладым һәм ул минем карашка бик актуаль иде: “Без туган телебездә ничек сөйләшәбез?” Бу турыда балалар белән сөйләшергә, аларның фикерләрен тыңларга форсат та бар иде. Авылга кайткан саен урамда бала-чаганың туган телдә аралашмавын ишетеп, күңел кырылып йөри иде, югыйсә.
Хәзер укытучылар дәрес планын нинди тәртиптә төзи торгандыр, белмим. Әмма мин элеккечә, без белем алган чордагы таләпләр буенча төзергә тырыштым.
Авыл биләмәсенә караган биш авылда яшәүче балалар Суккул мәктәбендә белем ала. 1980 елларда мәктәптә, туган телдән башка, физика, биология, химия фәннәрен дә туган телдә үзләштердек. Дөрес, югары уку йортына юлланучылар өчен бу өстәмә авырлык та китергәндер.
...Менә мин мәктәптә. Тәнәфестән соң дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады. Дулкынлануымны сиздермәскә тырышып, мәктәп директоры озатуында сыйныф бүлмәсенә кердем. VIII-IХ сыйныфта укучыларның татар әдәбияты дәресләре берләштерелгән. Ләйсән Гыйният кызы яңа “укытучы” белән таныштыргач, парта артында утырган берьюлы 15 баланың карашын тоеп, бераз каушап калганымны сиздем. Аннары директор чыгып китте.
Туган телебезнең бөеклеге, әһәмияте турында сөйләргә дәрес планы буенча әзерлегем бар иде. Башта укучыларга нәселендә татар каны булган бөек урыс классиклары турында сөйләдем. Тургенев, Достоевский, Аксаков, Блок, Карамзин һәм башка әдипләрнең әлеге исемлектә булуы балалар өчен яңалык булды.
Ә кайберләрендә горурлык хисе уянуын күргәч, теманың дөрес сайлануын аңладым. Дөньяда, илебездә татар милләте тоткан урын, аның күренекле шәхесләре турындагы сөйләшү, әлбәттә, эзсез үтмәгәндер. Аннары укучылардан сорашу үткәрергә уйладым. “Сезгә үзара нинди телдә аралашу җиңелрәк: урысчамы, әллә татарчамы?” дигән сорауга кул күтәреп җавап бирергә тиешләр иде. Татар әдәбияты дәресендә утыручы балаларның барысының да урыс телендә, дип җавап бирүе гаҗәпләндерде. Ә өйдә әти-әниләрегез белән нинди телдә сөйләшәсез, дигән сорауга, 15 баланың 5се, нигездә, урысча, диде.
Бәлки, укучылар бу дәреснең максатын, асылын да аңламый торгандыр дигән сорау да туган иде. Икеләнүләремне бетерү максатында, “Нинди татар әдипләрен беләсез? – дигән сорау бирдем. Кызганычка каршы, җаваплары “5”ле билгесе куярлык булмады. Һәм нәкъ шушы сөйләшүдән соң мин билгеле җәмәгать эшлеклесе, журналист, якташыбыз Вил Казыйхановның шигырен укыдым.
Дәрес темасын туган телебезнең бөеклегенә дан җырлаган шигырьләр белән тулыландыру да үзен аклагандыр, мөгаен. Һәрхәлдә, Вил Казыйхановның юмор белән язылган әлеге шигырен тыңлаганнан соң, балаларның йөзендә елмаю гына түгел, бераз оялып кую да сизелде. Аннары сөйләшүне дәвам итеп, якташыбыз, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми, шундый ук мәртәбәле исем иясе Әнгам Атнабаевның шигырьләренә тукталдык. Алар игътибар белән тыңлады. Ә менә сүзнең нәрсә турында барганлыгын туган телдә аңлата алмадылар. Укучылар белән аралашканда мин моның сәбәбен аңларга, бу сорауга җавапны үзләреннән ишетергә теләдем.
Әлбәттә, милли мәктәпләрдә туган телдә аралашмау, аннан ераклаша бару яңалык түгел. Мондый хәл Суккул мәктәбендә генә икән, дип тә уйларга ярамый. Укытучылардан, балаларның үзләреннән гаеп эзләү дә дөрес түгелдер.
Туган телне онытмас, югалтмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Ни өчен татар авылларында малайлар һәм кызлар үз телендә аралашмый? Дәрестә әлеге сорау белән укучыларга мөрәҗәгать иттем.
Дәрескә кергәнче, директордан балаларның барысы да татарча аңлыймы, сөйләшәме, дип сораган идем. Ләйсән Гыйният кызының җавабы бик кызык тоелды. “Ангелина Галиеваның әнисе урыс милләтеннән. Мәктәпкә килгәндә, нигездә, урысча гына сөйләшә иде. Хәзер татар телендә башкалардан иркенрәк аралаша. Сәбәбен үзеннән сорарсыз”, – диде ул.
Чынлап та Ангелинага сорау биргәч үк, басып, саф татар телендә җавап бирде. Әнисе Мария – Самара кызы. Юкәлекүл авылы егетенә кияүгә чыгып, биредә матур, тату гомер кичерәләр.
– Мин кече яшьтән үк күбрәк картәнием Рима белән яшәдем. Ул минем белән бары тик туган телдә генә сөйләшә. Әле дә шулай. Тугыз яшьлек сеңлем Ленара, 16 яшьлек апам Диана белән дә, нигездә, татарча сөйләшәбез. Телне белү – нәнәм дәресләре, – ди эчке бер горурлык белән Ангелина.
Илназ Нурлыгаянов – үзенең туган телен онытмаган укучыларның берсе. IХ сыйныфта белем алучы егет тә татар телендә иркен сөйләшүенең серен күбрәк нәнәсе тәрбиясендә үсүе белән аңлатты. Шунысы да бар. Илназ 19 яшьлек абыйсы Илдар һәм 8 яшьлек сеңлесе Айнел белән күбрәк урысча аралаша икән. Ә балалар бакчасына йөрүче кече сеңлесе Самира белән – татарча. Чөнки, ул әлегә урыс телен белми, ди.
Дәрестә куелган сорауга Руслан Сәетов, Динара Шәйнурова, Алсу Шәрипова, Элина Шәйхетдинова, Самир Ганиевның җаваплары өлкәннәрне дә уйландырырлык дәрәҗәдә булды. Әйткәндәй, укучыларның күбесе телне онытмауда нәнәй “мәктәбе”нең мөһим роль уйнавын әйтте.
– Мин телебезне онытмас өчен балалар бакчасында ук күбрәк туган телдә сөйләшергә кирәк, дип уйлыйм. Мәктәптә, үз телебездән башка, барлык фәннәр дә урысча укытыла. Бу әйбәт, урыс телен яхшырак үзләштерәбез. Әти-әни белән үз телебездә күбрәк сөйләшергә кирәк, – ди Данил Төхвәтуллин.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан тәҗрибәле педагоглар Әлфирә Шәйхетдинова һәм Гөлнур Сәлмәнова укыта. Белем бирү өчен уку әсбаплары да җитә, күргәзмә материаллар да бар, ди алар. Укучылар район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнаша. Әйткәндәй, биредә укып чыккан республика татар басмасында эшләүче ике билгеле журналист белән дә горурлана мәктәп.
Дәрес темасына кагылышлы сорау белән мәктәп директорына да мөрәҗәгать иттек.
– Гомумән, беренче сыйныфтан тугызынчыга кадәр туган телне һәм дәүләт теле буларак башкорт телен өйрәнәбез. Китапханәдә туган телдә әдәби китаплар бар. Әмма аларны укучы бик сирәк.
Минемчә, ана телен онытмас өчен, бала белән әти-әнисе өйдә, гаиләдә күбрәк шул телдә аралашырга тиеш. Шул ук вакытта, бу җаваплылык белем бирүче педагоглар өстеннән дә төшмәскә тиеш. Игътибар иткәнсездер, нәнәй, картәти белән күбрәк аралашкан балалар татарча сөйләшә, – ди Ләйсән Гыйният кызы.
Шул ук вакытта...
Үзәк матбугаттан: “Балалар бакчаларында саннар һәм хәрефләр урынына туган як мәдәниятен, әдәбиятны, гореф-гадәтләрне һәм әхлакый кыйммәтләрне өйрәнә башлаячаклар. Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, нәкъ менә шуңа игътибар мәктәптә белем бирүдә үзгәрешләр нигезенә ятачак”.
Соңгы сүз урынына
Дәрестә балалар тарафыннан һәм соңыннан педагоглар белән очрашканда, туган телне өйрәнүдә балалар бакчасы мөһим роль уйный, дигән фикер әйтелде. Бала мәктәпкә беренче сыйныфка килгәндә туган телендә иркен сөйләшә белергә тиеш, диделәр.
Әлеге сорауга җавап эзләп Суккул авылындагы “Карлыгач” балалар бакчасы мөдире Ләйсән Фәрхетдиновага мөрәҗәгать иттек.
– Биш авылдан 20 бала кабул итәбез. Сабыйлар саны елдан-ел кими. Үзем биредә 10 ел чамасы эшлим. Балалар саны кимү сәбәпле, быелдан Дүртөйле шәһәрендәге 4нче балалар бакчасының мәктәпкәчә төркем филиалы булып калдык.
Нәниләр, әлбәттә, нигездә, үз телендә – татарча сөйләшә иде. 2025 елга кадәр барлык күнекмәләр татар телендә алып барылды. Урысча да сөйләшергә өйрәндек. “Әллүки” балалар журналын байтак еллар алдырдык. Сабыйлар көтеп ала иде. Биредә урыс һәм мари милләтләреннән берничә бала да бар. Беренче сыйныфка барганда кайсы телгә өстенлек бирәчәкләрен әйтә алмыйм...
Олег Төхвәтуллин.