Тимәш – районда иң яшь авылларның берсе. Берничә ел элек кенә аның 100 еллыгын бәйрәм иттеләр. Узган гасырның 20нче елларында нигез салынган авыл елъязмасы ил тарихы, аның мөһим вакыйгалары белән үрелеп барган. Шушы 30-35 йортлы кечкенә авылдан Бөек Ватан сугышына 40 ир-егет китә һәм аларның 17се сугыш яланында ятып кала.
– Әтиемне сугышка озатканыбызны бик хәтерләмим, – ди Вәзир абый. – Аның алдына утырып торганым гына истә калган. Миннән өч яшькә өлкәнрәк Миңнур апам белән икебез әниебезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканбыздыр инде. Ул көне-төне диярлек колхоз эшендә. Ашаган ризыгыбыз да, нигездә, кычыткан, алабута, черек бәрәңге һәм кузгалак иде. Юк, һич тә зарланып әйтүем түгел. Бәләкәй чакта көч җитмәстәй авыр хезмәттә булмасак та, әни безне эшкә өйрәтте. Кул арасына керә башлагач, 5-6 яшьләр булды микән, басуда үгез белән җир эшкәртүче апаларга “ярдәм итүгә” бара идем. Атларны сугышка алып бетерделәр. Җир үгезләр ярдәмендә сука белән сөрелә. Мин аларны артларыннан чыбык белән куып барам.
Алгарак китеп шуны әйтим әле. Олыгая төшкәч, шигырьләр яза башладым. Ихтимал, яшәештәге төрле хәл-вакыйгалар хатирәсе, ниндидер сагышлану хисләре еллар үтү белән кеше күңеленә шигъри истәлек булып кайта торгандыр. Мин сезгә дә бер шигырь тәкъдим итәм. Тик ул билгеле әдип Рәшит Гәрәйнеке. Сугыш чоры балалары турында ул бик көчле
тасвирлаган.
Сугыш чыккан көнне
хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, һаман көлеп
торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
Кайсыбызны кысып
йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен
бер төнне?!
Әй, син тормыш,
нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?
Төшендәме күреп уянды ул
Олаучылар атлар җиккәнне:
“Балаларым”, – диде,
бүтән бер сүз
Әйтер иде, көче җитмәде.
Кабатлады микән аерылганда:
“Балаларым, боек булмагыз...”
Ә калганын авыл башындагы
Ялгыз каеннардан сорагыз.
Әйе, сугыш беркемне дә аямады. Балалар да, хатын-кызлар һәм бик өлкән яшьтәгеләр дә тылда иңнәренә төшкән тормыш авырлыгына сыгылмыйча, “Барысы да фронт, барысы да Җиңү өчен” дигән девиз белән эшләде. Һәм аларның тормыш кыйммәтләрен дә үзләренә генә хас сабырлык белән аңлаулары сокландыра.
“...Сугыш башланган айларда кибетләрдә сатудан чәй, шикәр, тоз, шырпы, сабын, өс киемнәре, кадак, көрәк, сәнәк кебек әйберләр юкка чыкты. Күрәсең, фронт өчен алынгандыр. Бәхеткә, әниебез сыерын сатмады. Тәрбияләве, азык хәстәрләве ничек кенә авыр булса да, калдырды. Чөнки ул төп азык чыганагы да иде. Бакчабызда үскән бәрәңге, яшелчә безгә шул чордагы ачлыкны кичермәскә ярдәм иткәндер.
Әтине фронтка озаткач ук әниемнең әтидән калган икмәк сыныгын сандыкка салып куюын яхшы хәтерлим. Имеш, кешенең ризыгы өзелмәс өчен шулай эшлиләр икән. “Кагыласы булмагыз, югыйсә, әтиегез сугыштан исән-имин кайта алмас”, дип кисәткәне онытылмый. Бәләкәй бала аны аңлыймы соң инде: яшерелгән икмәк кисәге безгә өстәлдәге ризыктан да тәмлерәк, иң мөһиме – әтидән калуы белән кадерле иде. Еш кына аны кимереп, ялап булса да куя идек. Бервакыт ул икмәк кисәген качып кимерә торгач, кулыбыздан идән ярыгына төшеп китте. Әни бу хәлгә ачуланмады. Бары тик: “Әтиегез исән-сау кайткач, үзе алып бирер, башкача тотынмагыз”, дип кенә әйтте.
Әти сугыштан 1946 елда гына кайтты. Авыр яралары төзәлеп тә бетмәгән иде. Фронттагы хәлләр турында сөйләтә алмадык. “Җиңү көненнән соң фашистларның бер өлеше урманнарга качкан иде, шуларны юк иттек”, – дип әйтте. Соңыннан ачыклануынча, совет гаскәрләренең ул хәрби операциясе турында сөйләргә ярамаган, сер булган...”
(Вәзир Гыйззәтуллин истәлекләреннән).
Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда мәҗбүри белем алу 7нче сыйныфка кадәр генә була. 8-10нчы сыйныфларда укуны дәвам итү өчен 150 сум акча түләү тәртибе кертелә. Вәзир җиденчедән соң укуын дәвам итәргә тели. Көн саен җәяүләп сигез чакрымдагы авыл мәктәбенә йөри. Дүрт ай укыганнан соң сыйныф җитәкчесе Вәзирне янына чакырып ала да: “Акча түләмичә башкача укырга килмә”, – дип әйтә. Бу хәлне өйгә кайткач әнисенә сөйләп бирә. Бәлки, әтисе сугышта булмаса, ул укуын да дәвам итә алыр иде. Әмма әнисенең: “Андый акчаны ел буена да җыя алмыйм бит, укымаган кешеләр дә менә дигән яши әле”, – дигән сүзләре үсмер малайның алдагы уй-хыялларын челпәрәмә китерә. Һәм шушы вакыйгадан соң Вәзир барыбер яхшы белем алырга һәм яраткан һөнәрен сайларга омтыла башлый. Әгәр әнисенә хезмәт хакын трудодень белән түләмәгән булсалар, бәлки, акчасы да табылыр иде.
Ихтимал, әнисенең үз баласын укытырлык акча таба алмавы Вәзирнең күңелендә эзсез калмагандыр. Өстәвенә, сугыштан Җиңү белән кайткан әтисенең гаиләсенә хыянәт итүе дә шул чордагы авыр тормышны көчәйтеп җибәрә: әтисе Миңнегали, биш баласын калдырып, икенче хатынга өйләнә.
Вәзир армиягә китә. Өч ел Азәрбайҗанда хезмәт итә. Әмма солдат хезмәтеннән соң туры өйгә кайтмый. Бер үк частьта хезмәт иткән егетләр белән сөйләшеп, Казахстанга – чирәм җирләрне үзләштерүчеләр янына эшкә китә.
– Ни өчен өйдәгеләрне шатландырып, солдат киемендә башта туган ягыгызга кайтып килергә уйламадыгыз? – дип кызыксынам.
– Чөнки авылга кайтсам, үгетләп, мине читкә җибәрмәячәкләрен белә идем. Икенчедән, элек авылдан башка урынга китәргә теләүче яшьләргә колхоз паспортны бирми иде. Шуңа күрә чирәм җир районыннан аңлатып, авылга хат кына язып салдым. Тракторчы тәҗрибәм бар, таныклыгым гына юк иде. Армиягә кадәр авылда танылган тракторчы Әнвәр абый Гыймранов эшкә өйрәтте. Кыш айларында Павлодарда алюминий заводы төзедек, ә кичләрен механизаторлар курсына йөрдем. Аннары яздан чирәм җир төбәгенә җибәрделәр. “Сары камыш” совхозында эшләдем. Өч ел шулай чирәм җирләрне үзләштереп, тәҗрибә, дөнья көтә башларга бераз акча тупладым.
Вәзирнең укырга теләге дә сүрелмәгән була. Һәм ул шул максат белән туган ягына кайта. Армиядә шофер булып хезмәт итүе дә ярап куя. Башкаладагы “Автодорожный” техникумга укырга керә. Аннары Уфаның 4нче автохуҗалыгына эшкә урнаша. Читтән торып Мәскәү технологик институтын тәмамлый.
Вәзир Миңнегали улы сөйләшкән арада сумкасыннан гәзиттә басылган фоторәсем күчермәсен күрсәтте дә, ихлас көлеп җибәрде.
– Мин бит редакциягә килүемнең төп сәбәбен әйтмәгәнмен, менә шушы фотоны күрсәтергә, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре белән танышырга теләгән идем. Элек вакыт җитмәде. “Кызыл таң” гәзитен даими укысам да, кереп чыгарга мөмкинлек булмады. Ә сезгә күрсәткән фото бик тарихи. Рәсемнең астына “Миякә районының “Җилдәр” МТСы тракторчысы Ә. Гыймранов белән прицепщик В. Гыйззәтуллин кукурузның рәт араларын эшкәртә”, дип язылган. Бу фото 1956 елның язында “Кызыл таң” гәзитендә басылды. Мәрхүм фотожурналист Әгъләм Зараев төшергән иде аны.
Колхозыбызга республика гәзитеннән килүләре дә очраклы түгел иде. 1956 елның август башлары. Районга кайткан кабинасыз беренче “Беларус” тракторын безнең хуҗалыкка бирделәр. Аңа кадәр “Коммунар” комбайны игенне турыга урып суктыра иде. Ә “Беларус” аны тезмәләргә сала. Без районда яңа техниканы хезмәтләндерә башлаучы беренче механихаторлар идек. “Кызыл таң”чыларның килү максаты да хәбәрне гәзит аша республика халкына җиткерү иде. Әлеге фоторәсемне гаилә альбомында зур истәлек итеп саклыйбыз. Хәзер дә яраткан гәзитемнең хезмәткәрләре белән очрашу, редакциянең озын коридоры буйлап татарча аралашып йөрүем зур горурлык өстәде!
Вәзир Гыйззәтуллин өч дистә елга якын “Башснаббыт” оешмасында директор вазыйфасын башкара. Ул җитәкчелек иткән предприятие заманында республика икътисады, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре өчен бик мөһим һәм җаваплы буларак билгеле иде. Лаеклы ялга чыккач та аны “Башметаллобаза” предприятиесенә баш икътисадчы итеп чакыралар.
– 2000 елга кадәр башкалада яшәгәннән соң, Булгаково авылына күчендек, – ди Вәзир Миңнегали
улы. – Үз йортыбыз белән яшибез. Мин – 31 яшьтә генә өйләндем.
Фиүзә – Бүздәк кызы. Көнкүреш хезмәте күрсәтү системасында хезмәт салып, пенсия чыкты. Кызыбыз Ирина икътисадчы һөнәрен сайлады, улыбыз Рапат – төзелеш фирмасы җитәкчесе. Әлбәттә, туган авылым Тимәш белән араның өзелгәне юк. Якын кешеләремнең мәңгелек йортлары шунда. Туганнарым да аз түгел анда...
2019 елда Тимәш 100 еллык юбилеен үткәрә. Мәртәбәле чарага бәләкәй генә авылда туып-үскән, илебезнең төрле өлкәләрендә сибелеп яшәүче йөзләрчә кеше кайта. Юбилейга, авыл тарихы турында бай мәгълүмат туплап, китап чыгаралар. Тарихи вакыйгаларны барлауга, Тимәш авылына нигез салучыларның шәҗәрәләрен әзерләүгә Вәзир Гыйззәтуллин да үз өлешен кертә. Туган авылы елъязмасын өйрәнүче, билгеле шәхесләр турында бай мәгълүмат туплавы, әлбәттә, Вәзир Миңнегали улы өчен җаваплы хезмәт кенә түгел, ә Тимәш тарихының киләчәк битләрен ачучыларга матур үрнәк тә булып тора. Әйткәндәй, нәкъ шул 100 еллык юбилейга әзерлек барганда Вәзир абый байтак еллар дәвамында күңелендә җыелып килгән хис-кичерешләрен шигъри юлларга сала башлый. Аның төрле табын-мәҗлесләрдә, чараларда үзе иҗат иткән багышлаулар белән чыгыш ясавы өстәмә ямь бирә.
“...Авылда теге яки бу шөгыльнең үз осталары аз түгел иде. Шуларның берсе – Нәҗми абый Кыямов. Ул, нинди генә эшкә тотынса да, алтын куллары сынатмый иде. Самавыр, алюминий савыт-саба тишелсә дә, ямап бирә. Агач, тимер эшләрендәге осталыгы – үзе бер могҗиза! Авыл халкы өчен аның капкасы беркайчан да бикләнмәде. Колхоз өчен чана, арбасына кадәр эшләп бирде. Бервакыт, ничектер, җил көче белән хәрәкәткә килүче корылма уйлап тапты. Механик энергия балта ише әйберләрне чарлап үткерләү өчен хезмәт итте, халык бик канәгать иде. Кызганычка каршы, бераздан урындагы власть вәкилләре Нәҗми абыйның “бизнес”ына чик куйды. Ул вакытларда җиңел кәсеп белән акча эшләргә, ягъни малтабарлык белән шөгыльләнергә ярамый иде.
Ә бит сугыштан соңгы чорларда авыл тормышын җайга салу, кешеләргә көндәлек ярдәм күрсәтү бик тә мөһим иде...”
(Вәзир Гыйззәтуллин истәлекләреннән).
Язманы Вәзир Гыйззәтуллинның туган авылына багышлаган шигыре белән тәмамлыйсы килә. Кыска гына шушы шигъри юлларда сугыш чорының әчесен татып үскән авыл баласының туган җиренә мәхәббәте дә, сагышлары да чагыла кебек.
Салкын чишмәләрең,
тугайларың,
Саф һавалар тәнгә шифалы.
Тиз төзәлер йөрәк яраларың.
Авылыңа гына кайт әле.
Минсез монда күпме еллар
узды.
Шактый үзгәргәннәр кешеләр.
Беркемне дә вакыт аямаган,
Дөнья куйган кайбер күршеләр.
Тик агачлар гына элеккечә
Һәр ел саен яфрак яралар.
Гомер буе безгә теләк теләп
Шаулый-шаулый озатып
калалар.
Тәүге тапкыр күз ачылган
җирдә
Язмыш йомса кабат күзләрне,
Авыл сукмаклары саклар кебек
Җирдә калган безнең эзләрне.
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.