+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 июль 2022, 14:12

Үрдәкләр ни өчен сугыша?

Кош-кортларның бер-берсен чукып, канга батканчы сугышканын күргәнегез бармы? Ә бәлки сез аларны дөрес тәрбияләмисездер?

Үрдәкләр ни өчен сугыша?
Үрдәкләр ни өчен сугыша?

Җәй буе кош-корт караучылар төрле проблемалар белән очраша. Дөрес ашату, вакытында авырулардан кисәтү генә дә түгел әле ул. Кайбер чакта кошлар канга батканчы сугыша да... Мулард үрдәкләр бер-берсен таламасын, канга батырып чукымасын өчен нишләргә кирәк?

Үрдәкләр витамин җитмәгәнгә бер-берсен талый икән. Азыкларына күкерт салырга була, әмма артыкка китсә, ул файдага түгел. Шулай ук былтыр йокынган мамык салырга да киңәш итә кайберәүләр.

Тәҗрибәле кошчылар сөяк оны бирергә киңәш итә. Шулай ук аларның азыгына чамалап тоз яисә лимон кислотасы кушарга да кирәк икән.

Фото: russkie-perepela.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: