+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 декабрь 2022, 07:45

Повестка алып, военкоматка бармаган идем...

– Минем армия хезмәтенә яраклылык дәрәҗәсе – “Г” категориясе. Хәрби комиссариатка килгәч повестка бирделәр һәм армиягә җыенырга куштылар. Мин авырып “больничный”га чыктым. Хәзер “больничный” ябылды, хәрби комиссариаттан туганнарга шалтыратып, миңа 200 мең сум күләмендә штраф салыначагын белдергәннәр. Мин хөкем ителәчәкмен икән. Хәрби комиссариат карарына шикаять бирү өчен нәрсә эшләргә?

Повестка алып, военкоматка бармаган идем...
Повестка алып, военкоматка бармаган идем...

– Беренчедән, сезне суд кына хөкем итә һәм штраф сала ала. Икенчедән, “больничный” ябылганнан соң, сез бу повестка һәм билгеләнгән көнне килмәү сәбәпләрен раслаучы документлар белән хәрби комиссариатка барырга тиеш. Моның өчен сезгә бернәрсә дә булмаячак. Ә менә “больничный” ябылганнан соң шунда ук килмәгән өчен сезне административ җаваплылыкка тарттыра алалар.
Алга таба җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин. Беренче тапкыр килмәгән очракта, икенче датаны, вакытын һәм урынын күрсәтеп, яңа повестка бирергә тиешләр. Бары тик кеше үзе кул куйган ике повестка буенча килмәгән яки аларны алудан баш тарткан һәм болар турында актлар төзелгән очракта гына җинаять җаваплылыгы турында сүз бара ала. Бу очракта хәрби комиссар материалларны Тикшерү комитетына тапшырачак, анда Җинаять кодексының 328 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
Сездә “Г” категориясе икән, армиягә беркем дә чакырмаячак һәм алып китмәячәк: сез хәрби хезмәткә яраксыз. Шуңа күрә хәрби комиссариатка барыгыз, иске повесткагызны һәм медицина документларын алыгыз.
“Г” – хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз, “Д” – хәрби хезмәткә яраксыз, дигән сүз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: