+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 Май 2023, 14:48

Сыерны кигәвеннән ничек сакларга?

Шушы киңәшләрне сынап карагыз әле.

Сыерны кигәвеннән ничек сакларга?
Сыерны кигәвеннән ничек сакларга?

"Җәйне сагынып көтеп алган булабыз. Әле җәй аена кермәдек, инде кигәвеннәр җәфалый башлады малкайларны.

Хөрмәтле мал-туар асрап көн итүче төркемдәшләр!
Шул чебен-черки, талпан, кигәвеннән ничек саклыйсыз сыер малларын? Нинди препаратлар кулланасыз? Бәлки чынлап ярдәм итә торган халык ысуллары да бардыр? Үзегезнең сыналган чараларыгыз белән бүлешсәгез, бик рәхмәтле булыр идек, чөнки бу проблема бик күпләрне борчый. Рәхмәт", - дигән хат калдырган бер авылда яшәүче хатын. Шунда ук комментарийларда киңәш бирүчеләр дә табылган.

"Синафлайны сырт буена ике яклап шприцтан агызып чыгыгыз".

"Каен дегете. Аптекада бар. Су белән сыеклап сибәргә ярый".

"Любой кремга ванилин кушып болгатырга һәм сөртергә, кайсы төшенә сөртсәң дә зыяны юк".

"Креалинны 1,5 литрлы сиптергечле шешәгә су белән кушып, әти аты белән печән чабарга барганда ала иде. Абзарга да шуны сиптерә иде. Файдасы тия иде. Креалинны чамалап салырга кирәк, исе генә дә кигәвен, черкине куркыта".

Ә сез кигәвен, чебен-черки белән ничек көрәшәсез?

Фото: okuchnik.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: