Узган җәйдә шәһәрдән авылга күченеп, җир участогында йорт салган идек. Күрше белән ике арада койма тотарга уйлаганда кайбер бәхәсләр туды. Күршенең безнең территориягә өлешчә керүе дә ачыкланды.
Без койманы нинди биеклектә коя алабыз, һәм ул тоташ, ягъни, кояш нуры үткәрмәслек була аламы? Койма тотканда күршеләр белән килешү мәҗбүриме һәм дөрес булмаган чикләрне ничек тәртипкә китерергә? Ике арадагы койманы тотканда күршеләр дә катнашырга тиешме? Төзелеш нормалары һәм койма тоту кагыйдәләре нәрсәдән гыйбарәт?
Безне генә түгел, башка бик күп бакчачыларны да борчыган шушы сорауларга “Кызыл таң” гәзитендә җавап бирсәгез иде.
Шакирҗан Муллагалиев.
Стәрлебаш районы.
Төп шартлар
Койманы нинди кагыйдәләр буенча урнаштыру җир категориясе төренә бәйле. Коммерция белән бәйле булмаган ширкәт (СНТ) турында сүз алып барганда да аңа таләпләр зур. Койма урнаштырганда, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләреннән тыш, ширкәт уставы таләпләрен дә исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, нигездә, ширкәт коймаларның штакетниктан гына һәм 1,5 метрдан да югарырак булмавын билгели ала. Мондый нормалар төрле сәбәпләргә нигезләнеп кертелә: мәсәлән, ул урында кояш яктысы аз булганда, яки тоташ коелган коймалар участокларга артык күләгә биргәндә.
Әгәр участок шәхси торак төзелеше (ИЖС) җирләре статусында икән, гомум кагыйдәләрдән тыш, урындагы хакимиятнең өстәмә таләпләре дә булырга мөмкин. Мәсәлән, хакимият, шәхси секторда урамның бертөрле “йөзен” сакларга теләп, барлык йорт хуҗаларын типовой койма проектын кулланырга мәҗбүр итә ала. Ләкин күршеләр арасындагы койманы үзләре теләгәнчә тотарга рөхсәт ителә.
Әлбәттә, барлык таләпләрне алдан белү яхшырак. Моның өчен бакчачылык ширкәте идарәсенә бару, яки участок шәхси торак төзелеше җирләрендә булса, муниципалитетның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре белән танышырга кирәк.
Төзелеш һәм санитар нормативлар
Бакчачылыкта планлаштыру һәм төзелеш кагыйдәләре җыентыгында күрше участоклар арасындагы койманың биеклеге 1,2 метрдан да түбән һәм 1,8 метрдан да биек түгел, ә койманы челтәрле материалдан, мәсәлән, рабица челтәреннән эшләргә тәкъдим ителгән. Урам ягыннан периметр буенча тоташ (арасыз) койма рөхсәт ителә. Шулай итеп, кагыйдәләрдә койма биеклеге һәм материаллары буенча катгый нормалар юк. Барысы да тәкъдим генә.
Кагыйдә буларак, койма кагылган багана участок эчендә булырга, ә койманың алгы ягы урамга яисә күршеләр ягына карарга тиеш. Баганалар мотлак ике чик арасында утыртыла.
Шулай да була. Әйтик, милек хуҗасы үз участогына туфрак кертеп, аны берникадәр күтәртергә дә мөмкин. Ул чагында койманың икенче ягындагы күрше җире түбәндәрәк калачак. Бу очрак та кагыйдәләрне бозуга керми, ягъни балчык кертеп, участокны “күтәрү”не закон тыймый.
Әгәр дә бу хәлгә күршегез риза булмаса, башта мәсьәләне тыныч юл белән, килешеп хәл итәргә тырышырга кирәк. Килешенмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Ләкин күтәртелгән участокка сылтанып булмый. Дәгъвалар тәгаен һәм нигезле булырга тиеш. Әйтик, су агып, түбәнрәк участокны батырса, ә койма комачаулавы аркасында дренаж эшләү мөмкинлеге булмаса. Өстәвенә, койманың участокка кояш яктысын төшермәвен дә бер сәбәп итеп китерергә була.
Янгынга каршы чаралар
Койма койганда янгынга каршы нормативларны да исәпкә алырга кирәк. Алар коймадан корылмаларга һәм агачларга кадәр арага кагыла.
Менә ул нормалар:
* Янмый торган материаллардан, мәсәлән, “профлист”тан ясалган койма һәм янмый торган материаллардан төзелгән капиталь корылма арасында ераклык 6 метрдан да ким булмаска тиеш;
* Әгәр койма конструкциясендә агач бар, ә аның янында агач түшәмәле капиталь корылма тора икән, ара 8 метрдан да ким булмаска тиеш. Бу очракта койманың да, бинаның да өлешчә агач материалыннан булуы күз уңында тотыла.
* Әгәр койма да, аның янындагы капиталь корылма да тулысынча агачтан булса, аларның арасы ким дигәндә 15 метр булырга тиеш.
Йортны кайда төзергә?
Нормалар капиталь объектларга, ягъни нигездә торучы һәм капиталь төзелеш объектлары буларак теркәлгән корылмаларга кадәр булган араны гына көйли. Әгәр койма янында агач эт оясы, абзар яисә башка хуҗалык корылмалары булса, аларга кадәр ара 1 метрдан да ким булмаска тиеш.
Куакларны коймага кадәр 1 метрдан да ким булмаган, кечкенә агачларны – 2, биек агачларны 4 метрдан да ким булмаган ераклыкта утыртырга кирәк.
Биеклегенә таләпләр
Телгә алынган норма һәм кагыйдәләр тәкъдим итү рәвешендә генә бирелгән. Биек коймалар коярга мөмкин, әмма кагыйдәләр җыентыгында мондый шарт куела: “башка төрдәге коймаларны күрше участок хуҗаларының ширкәт идарәсе белән килешенгән ике яклы язма ризалыгы буенча коярга мөмкин”. Ягъни койманы нормадан биегрәк урнаштырыр алдыннан күршенең язма ризалыгын алырга һәм барысын да сезнең участок теркәлгән ширкәт идарәсе белән килештерергә кирәк.
Әгәр бу ширкәт яисә районның локаль кагыйдәләре белән тыелмаса, урам, чокыр яисә юл ягыннан нормалардан биегрәк койма белән әйләндереп алырга мөмкин. Күршеләр белән бу якны килештерү кирәкми.
Кем коярга тиеш?
Законда ике арадагы койманы койганда чыгымнарның ничек бүленергә тиешлеге әйтелми. Гадәттә, бу чыгымнар икегә бүленә: мәсәлән, бер күрше – сатып алынган материаллар өчен, ә икенчесе эшчеләрнең хезмәте өчен түли. Монда теләсә нинди схема кулланылырга мөмкин. Әмма килешүләрне язма төрдә законлаштыру яхшырак, ә акча тапшырганда расписка алырга кирәк. Бу, бәхәс туган очракта сезнең хаклыгыгызны раслаучы язма документларга сылтама ясау өчен кирәк.
Әгәр күршегез койма кою чыгымнарын түләргә риза булмаса, бернәрсә дә эшләп булмый, акчаны үзеңә түләргә яисә коймасыз утырырга туры киләчәк.
Игътибар! Күршене закон буенча койма өчен түләргә мәҗбүр итеп булмый.
Күрше белән ничек килешергә?
Ширкәт уставында коймаларга карата төгәл таләпләр билгеләнсә дә, алдан ук барысын да күршеләр белән килештерү яхшырак. Мәсәлән, язма килешү төзергә, анда койманың биеклеген һәм нинди материалдан ясалачагын күрсәтергә кирәк. Мондый килешүгә ике күрше дә кул куярга тиеш.
Әгәр ул каршы булса?
Кайвакыт бер күрше участоклар арасында койма куярга тели һәм барысын да түләргә әзер, ә икенчесе принципиаль рәвештә моңа каршы була. Мондый очракта койма коярга теләгән кеше моны барыбер эшли ала. Иң мөһиме – нормативларны һәм таләпләрне үтәү.
Әгәр участок хуҗасы нормаларны бозса һәм күршеләр судка мөрәҗәгать итсә, суд койманы сүттереп, аны кагыйдәләр буенча ясарга мәҗбүр итәчәк. Суд карарын үтәмәгәндә, приставлар, эшчеләр белән килеп, койманы алар ярәме белән мәҗбүри сүттерәчәк. Шул ук вакытта койма сүтү чыгымнары хокук бозучы хуҗага йөкләнәчәк.
Участок ничек межалана?
Әгәр дә күршегез сезнең җиргә дә кергән дип уйлыйсыз икән, эшне межалаудан башларга кирәк. Моны кадастр инженеры башкара. Ул участокның төгәл чикләрен билгеләячәк һәм бу чикләрне ныгытучы чик планын — документ төзиячәк.
Күрше чикләү планы белән килешергә дә, ризалашмаска да мөмкин. Әгәр дә ул, сезнең белән килешмичә, койма дөрес коелмаган, дип әйтсә, яки аны сүтә башласа, судлашырга туры киләчәк. Үз җиреңне башка кешенең законсыз үзләштерергә теләве турында дәгъва белдерергә кирәк. Суд җир документларын, шул исәптән чик-межа планын да тикшерәчәк һәм карар чыгарачак. Суд күршегезне законсыз дип карар чыгарылган койманы мәҗбүри сүтәргә мәҗбүр итәчәк. Шуңа күрә суд карарын көтү яхшырак.
Кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык
Әгәр күрше межалау белән ризалашмаса һәм койманы үзгәртергә теләмәсә, бу – аның сезне җирне басып алуы, дип бәяләнергә мөмкин. Аның өчен җир участогының кадастр бәясенең 1дән 1,5 процентына кадәр, әмма 5000 сумнан да ким булмаган күләмдә штраф каралган. Әгәр кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, аның күләме — 5000нән 10000 сумга кадәр.
Судка ничек мөрәҗәгать итәргә?
Күршегезнең сезнең җиргә законсыз хуҗа булырга маташуы турында “Росреестр”ның дәүләт җир күзәтчелеге бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әмма “Росреестр”ның шәхси милекчеләр арасындагы бәхәсләрне карамавы һәм аларны судка җибәрүе ихтимал.
Әгәр башка кеше тарафыннан шәхси милектәге җир түгел, ә дәүләт карамагындагы җир “үзләштерелсә”, җир мөнәсәбәтләре инспекторлары үзләре бу кешегә мотлак штраф салачак.
Игътибар! Әгәр сезнең җирегез бакчачылык ширкәтенә караган участокта булса, идарәгә барып, барлык койма кою таләпләре белән шәхсән танышыгыз. Әгәр шәхси торак төзелеше җирләрендә икән, хакимияткә мөрәҗәгать итәргә яисә муниципалитетның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре сайтын карарга кирәк.
Кагыйдәләрдә койма биеклеге һәм материаллар буенча гына күрсәтмәләр бар. Ләкин катгый таләпләр юк. Әгәр дә сез койманы нормадан биегрәк коярга телисез икән, аны күршеләр белән язма рәвештә килешергә тырышыгыз.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фотолар dipplast.ru һәм vashgorod.ru сайтларыннан алынды.